11 июль 2022 яңалыклары
-
Ясалма интеллект татар телендә текстлар формалаштыра башлаган
Киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән беренче татарча текст – Корбан гаете белән котлау.
-
Рөстәм Миңнеханов лагерьларда балаларның имин ялын тәэмин итәргә кушты
Татарстанның балалар лагерьларында беренче смена тәмамланды. Бу вакытта республиканың мәктәп яны, палатка һәм башка лагерьларында 86,5 мең бала ял итте, дип сөйләде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ковидтан вакцинация темпларын арттырырга кушты
Эпидемиологик хәл тотрыклы булуга һәм чикләүләрне бетерүгә карамастан, Татарстанда Covid-19 вирусына күмәк иммунитетны ныгытуны дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
-
Казан янында М7 трассасында тракторга тагылган арбадагы печәнгә ут капкан
М7 трассасында тагылма арбада печән януы турындагы хәбәр бүген 9.36 сәгатьтә килеп ирешкән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Иделдә теплоход һәлакәтенең якынча версиясе билгеле
Якынча версия буенча, Казан янында Иделдә теплоход артык йөк төяү сәбәпле баткан булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының транпортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
-
«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды
«Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы йорт хайваннары турында.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило строительство оперативной системы измерения количества и показателей качества нефти на НПС в Республике Татарстан
На нефтеперекачивающей станции «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления завершено строительство оперативной системы измерения количества и показателей качества нефти (ОСИКН).
-
Гидрометеорология үзәге: Татарстанда эсселек тиздән кими башлаячак
Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары нигезендә, Татарстанда 30 градустан артык эсселек тиздән кими башлый.
-
Иделдә баткан теплоход пассажирларының берсенә табиб ярдәме кирәк булган
Кичә Иделдә баткан теплоходтагы пассажир хатын медицина ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
-
Балтачта «Автоледи-2022» ярышы була
14 июльдә иртәнге сәгать тугызда Балтачта «Автоледи-2022» район конкурсы узачак. Бу хакта «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлегенә һәм район ЮХИДИ бүлегенә сылтама белән «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
-
Быел «Корбан Фест» гаилә фестивале Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды
Кичә Казанда Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, зурлап «Корбан Фест» гаилә фестивале үткәрелде. Ул быел Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бишенче тапкыр уздырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.