Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов лагерьларда балаларның имин ялын тәэмин итәргә кушты

Татарстанның балалар лагерьларында беренче смена тәмамланды. Бу вакытта республиканың мәктәп яны, палатка һәм башка лагерьларында 86,5 мең бала ял итте, дип сөйләде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Икенче смена башлану белән ял вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү, шул исәптән санитар нормаларны үтәү зарурилыгы яңадан туды.

«Җәйге ялны оештыруда мөһим бурыч — балаларның иминлеген тәэмин итү, шул исәптән санитар нормаларны катгый үтәү», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бурыч Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә, Яшьләр эшләре министрлыгы һәм район башлыкларына йөкләнгән.

Икенче сменада Татарстан лагерьларында 23,5 меңнән артык бала ял итәр, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев