Саба ТВ

Саба районы

18+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Балтачта «Автоледи-2022» ярышы була

14 июльдә иртәнге сәгать тугызда Балтачта «Автоледи-2022» район конкурсы узачак. Бу хакта «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлегенә һәм район ЮХИДИ бүлегенә сылтама белән «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.


Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсе буенча теоретик белемнәр тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Ә район конкурсында җиңүгә ирешкән гүзәл зат республика ярышында катнашу хокукы ала. 

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. Конкурста катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының теркәү документлары, үз исемендәге яки генераль рөхсәте булган машинаң булуы шарт. 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев