Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ковидтан вакцинация темпларын арттырырга кушты

Эпидемиологик хәл тотрыклы булуга һәм чикләүләрне бетерүгә карамастан, Татарстанда Covid-19 вирусына күмәк иммунитетны ныгытуны дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.


Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, узган атнада республика буенча авырулар саны берьюлы 9 процентка кимегән. Әмма ике айдан көз килеп җитә, ул төрле авырулар өчен уңайсыз чор булып тора.

«Пандемиянең кискенләшүенә юл куймас өчен гражданнарны вакцинацияләү буенча эшне активлаштырырга кирәк. Без Төркиядә, Италиядә, туристлар күпләп яшәгән башка урыннарда ниләр булганын күрәбез, — анда хәл тотрыклану ягында түгел, киресенчә. Шуңа күрә кешеләрне вакцинацияләү һәм иммунитет мәсьәләсе актуаль булды һәм шулай булып кала да», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Искәртеп узабыз, июль аенда Россиядә Covid-19 буенча битлек режимы, төнлә җәмәгать туклануын тыю, чикне узу өчен кайбер чаралар буенча чикләүләр гамәлдә булудан туктаган иде. Татарстанда кайбер чаралар федераль дәрәҗәдәгегә караганда иртәрәк кабул ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев