Радио һәм телевидение яңалыклары
-
Кичә һәм бүген республика районнарының җитәкчеләре ике төркемгә бүленеп бильярд ярышларында катнашты.
Бүген икенче төркемдә чыгыш ясаучылар «Сабантуй» спорткомплексына җыелдылар.
-
Бүген Сабага кабат республиканың төрле төбәкләреннән муниципаль район башлыклары җыелды
Алар катнашырга тиешле бильярд ярышлары бүгенгә тагәенләнгән. Ярышларның ачылышыннан фоторепортаж.
-
Бүген Саба спорткомплексында «Саба таңнары» газетасы призына милли көрәш буенча шәхси -команда район чемпионаты үтә. Турнирда районыбыздан 12 команда , 115 көрәшче катнаша
Районыбыз хөкемдарларыннан тыш , хөкемдарлык итүдә Кукмара, Биектау районнарыннан да тәҗрибәле хөкемдарлар эшли. Көрәш 11 үлчәү категориясендә бара. Көрәшчеләргә матур, гадел җиңүләр телибез!
-
Бүген Сабаның «Сабантуй» спорткомплексында нарда уеннары башланып китте.
Анда 13 яше тулган барлык теләге булучылар да катнаша алды.
-
Байлар Сабасында муниципаль район башлыклары арасында бильярд ярышлары тәмамланды.
Иртәгә ярышлар дәвам итә. Ә инде ансында ярышларда катнашмаган башка район җитәкчеләре көч сынашачак.
-
Бүген Саба мәдәният йортында «Салават күпере» , «Сабантуй» , «Сәхнә» журналларының журналистлары районыбыз укучылары белән очраштылар.
«Алма» төркеме иң шәп җырларын башкарды
-
Бу минутларда Сабаның спорт комплексында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре, район башлыклары арасында бильярд ярышлары башланып китте.
Республиканың төрле төбәкләреннән килгән район башлыклары ярышларга ныклы әзерлек белән килгәннәр
-
«Мөнәҗәтләр - гаилә бизәге» дип аталган бөтенроссия бәйгесендә безнең Саба районының Шәмәрдән авылыннан Садыкова Миңненур Закир кызы да катнашты.
Ул 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында «Соло» номинациясендә I дәрәҗәдәге дипломны алды.
-
«Дулкын» радиосында кунакта Ландыш Баһави, Инсаф Әгъләмов һәм Айдар Шакиров булдылар.
Аларның бүген бездә турыдан туры эфирда беренче тапкыр чыгыш ясаулары.
-
3 нче ноябрь көнне башкалабыз Казанда үткән «Мөнәҗәтләр - гаилә бизәге» бөтенроссия бәйгесендә районыбыздан Мөхәмәдиева Розалия Әүхәди кызы катнашып кайтты.
Ул 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында «Соло» номинациясендә lll дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны уңышы белән котлыйбыз!
-
Олы Арташ авылында яшәүче Тимурханова Флера Гәбтри кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
-
Кичә 4 ноябрь халыклар бердәмлеге көнендә районыбызда зур, куанычлы вакыйга булды.
Саба аграр көллияте биләмәсендә 1941- 1945 елларда Ватанны саклап һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ачылды.
-
Шәмәрдәндә гомер итүче Фәсхетдинова Рәйсә Әсхәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гомерегез тыныч, саулыгыгыз нык булсын. Алдагы гомер елларыгызны шулай ук сау-сәламәт булып, балалар, оныклар белән тыныч көннәрдә үтәргә язсын сезгә.
-
Өтернәс авылында яшәүче Габделхакова Хануза Әхмәтхан кызын 90 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз.
Иң кадерлесе сәламәтлек телибез. Йөрәгегез һәрвакыт яшь булсын, күңелегез картаймасын.
-
Шәмәрдәндә яшәүче Алчинбаева Рәйсә Гыйният кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.