Иделдә баткан теплоход пассажирларының берсенә табиб ярдәме кирәк булган
Кичә Иделдә баткан теплоходтагы пассажир хатын медицина ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Аңа табиблар урында ук ярдәм күрсәткән. «Хастаханәгә салу таләп ителмәде», – дигәннәр ведомствода.
Кичә көндез Югары Ослан районында Иделдә пассажир теплоходы батты. Һәлак булучылар юк. Пассажирларны «Добрый! теплоходы Казан елга портына алып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев