9 июнь 2025 яңалыклары
-
Кызыл Мишә авылында яшәүче Гаттарова Зәләфрүз Хәким кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
аттарова Зәләфрүз Хәким кызы 1935 нче елның 9 нчы июнендә Саба районы Кызыл-Мишә авылында Габделхәким һәм Маһрибикә Яруллиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.
-
Сатыш авылында милли бәйрәмебез Сабантуйлар узып китте.
Бәйрэмнең рәсми өлешендә финанс-бюджет палатасы рәисе Ш. Сөнгатовка, җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыяте директор урынбасары Р. Шәймардановка, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф. Шәфигуллинга һәм Алмаз хәзрәткә котлау өчен сүз бирелде.
-
8 июнь көнне Шәмәрдән авылының Урман аланында милли бәйрәмебез Сабантуе оештырылды.
Бәйрәм театральләштерелгән тамаша һәм хореографик композиция белән ачылды, ул Бөек Ватан сугышы башлануын хәбәр иткән куелыш белән башланып китте.
-
Ерак Украина җиреннән Саба районына тагын бер табут кайтты...
Монысы инде Кече Шыңар авылына.
-
Энҗе Нурисламова «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Ул озак еллар районның мәдәният өлкәсендә хезмәт куя, үзенең үзенчәлекле матур тавышы белән һәр чараны алып бара, куелган, оештырылган һәр бәйрәмдә, спектакльләрдә аның иҗади хезмәте салынган.
-
2025 елда 108 меңнән артык кеше балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алган
Компенсация күләме 20дән 70 процентка кадәр һәм гаиләдәге балалар санына бәйле.
-
От 2 500 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы!
-
Мичэн авыл җирлегендә дә халкыбызның милли бәйрәме сабан туе гөрләп узды.
Авылдашларны, кунакларны Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев, районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Мичән хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Шәймәрданов тәбрикләделәр.
-
Югары Шытсу авылында Сабантуй булып узды.
Бәйрәм чарасы театраль тамаша белән башланып китте.