Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кызыл Мишә авылында яшәүче Гаттарова Зәләфрүз Хәким кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

аттарова Зәләфрүз Хәким кызы 1935 нче елның 9 нчы июнендә Саба районы Кызыл-Мишә авылында Габделхәким һәм Маһрибикә Яруллиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

4 еллык белемне Кызыл-Мишә башлангыч мәктәбендә ала. 1946 -1949 нчы елларда Тимершык җидееллык мәктәбен уңышлы тәмамлый. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә.Өйдә калдырырга кеше булмагач ике яшьлек энесе Мөхәрәмне дә үзе белән мәктәпкә алып йөри ул. Ул вакыттагы ачлык та, суык та үзәкләренә үтеп кала. Укудан кайтышка бозланып каткан ишекне ача алмыйча торган чаклары да аз булмый аларның.
Тимершык мәктәбен тәмамлагач язмыш җилләре аны Свердловск шәһәренә юллый. Анда Зәләфрүз апа эшче яшьләр мәктәбендә укып, 10 нчы классны тәмамлый. Ләкин туган-туфрак аны барыбер үзенә тарта. 1955 елның ямьле июнь кичендә, Сабантуе вакытында мулла нәселеннән чыккан кызга үзе кебек насыйп яр табыла. Тәлгатьнең дә әти-әнисе атаклы мулла нәселен дәвам итүчеләр булалар. Язмышларына язылганча бу ике яшь йөрәккә кавышу насыйп була.
Гаилә корганнан соң, Зәләфрүз Хәким кызы колхозда төрле эшләрдә эшли. Әмма аңа укытучы булырга дигән теләге тыңгылык бирми. Ул 3 бала әнисе булуга карамастан, читтән торып, Казан педагогия училищесына укырга керә һәм аны тәмамлап, 25 ел Кызыл-Мишә мәктәбендә балаларга башлангыч белем бирә. Шул исәптән үзенең 5 баласының да беренче укытучысы ул. Бар көчен, энергиясен биреп эшләп, 1985 нче елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Ә 1974 нче елда “Ана даны”медале белән бүләкләнә.1985 нче елдан лаеклы ялга чыга.
Шуннан соң, дин нигезләрен тырышып, тирәнтен өйрәнеп, олыгая барган авыл абыстайларын алыштырырлык дәрәҗәгә җитеп, 24 ел Кызыл-Мишә авылында абыстай булып, авылдашларына дини йолаларны үтәүдә, ислам динен үстерүдә, халыкның рухи чисталыгын тәэмин итүдә, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны тәртипле, шәфкатьле итеп тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Мәктәп, балалар бакчаларында үткәрелгән дини бәйрәмнәрдә көтеп алынган Акъәби балаларга кечкенәдән иман нуры сала. Авыл күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр әйтә. Авылның ихтирамлы Акъәбисе, гаиләдә үрнәк әни, яраткан әби. Ул 2019 нчы елда “Ел хатын – кызы” бәйгесендә катнашып , республика күләмендә җиңү яулый.
Зәләфрүз Хәким кызы тормыш иптәше Тәлгать белән авырлыкларга бирешмичә бергә 67 ел тату гомер кичереп, 5 бала: 3 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бишесенә дә югары белем бирәләр.
Олы уллары Фәрит 1958 нче елның 1 февралендә дөньяга килә.3 баласы 6 оныгы бар. Гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. КамАЗ заводында инженир-конструкторлар бүлегендә бүлек мөдире булып эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда.
Кызлары Дилбәр озак еллар Тимершык авылы җирле үзидарәсендә эшләп лаеклы ялга чыкты. 3бала тәрбияләп үстерделәр. 8 оныклары бар.
Икенче уллары Азат сөт җыючы булып эшли.1 малай 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. 6 оныклары бар.
Өченче уллары Айдар Саба районы салым инспекциясендә эшли. 3 кыз үстерәләр. 3 оныклары бар.
Кызлары Гөлнәзирә Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә эшли. 1малай, 2 кыз тәрбияләп үстерде, 1 оныгы бар.Тәлгать абый 2023 нче елда вафат була.
Алар тормыштан тәм табып, эштән ямь табып яши белгәннәр һәм шушы хезмәткә мәхәббәтне балаларына да сеңдергәннәр. Ир һәм хатын буларак, бер-берсенә терәк -таяныч булып яшәүләре бүген балаларында да чагылыш таба. Балалары да шул үрнәккә ияреп, матур, парлы гомер кичерәләр, балалар тәрбиялиләр, оныклар үстерешәләр. Гаиләнең кыйммәтен аңлый белүенең нәтиҗәсен, ул бүген картлык көнендә күрә, шуның җимешләрен татый. Бүгенгесе көндә 15 оныклары, 24 оныкчыклары бар. 15 оныкның 12 се гаилә корып, үз тормышлары белән яшиләр. Зәләфрүз апа булганына шөкер итеп, 5 вакыт намазын калдырмыйча, кече улы Айдар һәм килене Ризидә белән бергә үрнәк, тату гаилә булып гомер кичерәләр.
Хөрмәтле Зәләфрүз апа!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне сәламәтлек белән яшәп үткәрергә насыйп булсын. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Дәһшәтле сугыш елларында күргән михнәтләр, авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык -болар барысы да сезнең чор балаларының башларыннан үткән. Сез шулай да тырышкансыз, эшләгәнсез, гаилә корып, матур итеп яшәгәнсез. Илгә-көнгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Бүгенге көндә балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, бәхетле картлык гомере кичерәсез. Тирәгездә кайнашкан онык-оныкчыкларыгызга куанып, кадерле әни, яраткан әби булып гомер итегез
Яшем бара инде , диеп
Уфтанмагыз, бер дә моңаймагыз
Башланмаган дистәләрне башлап
Матур итеп яшәгез, картаймагыз.
Туган көнегез-юбилеегыз белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек,шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.


Иң изге теләкләр белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Тимершык авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев