Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мичэн авыл җирлегендә дә халкыбызның милли бәйрәме сабан туе гөрләп узды.

Авылдашларны, кунакларны Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев, районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Мичән хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Шәймәрданов тәбрикләделәр.

Иң элек мәйдан түренә чакырып, көне - төне ялгап эшләгән игенче, механизаторлар хөрмәтләнде. Быелгы кыр батыры Фаяз Заһидуллинга тәкә дә тапшырылды. Аннары уеннар башланып китте. Бәйрәм көне буе гөрләп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев