8 июнь көнне Шәмәрдән авылының Урман аланында милли бәйрәмебез Сабантуе оештырылды.
Бәйрәм театральләштерелгән тамаша һәм хореографик композиция белән ачылды, ул Бөек Ватан сугышы башлануын хәбәр иткән куелыш белән башланып китте.
Тылдагы авыр хезмәтне күрсәткән, хатын-кызлар һәм картларның җилкәсенә төшкән авырлык, икмәк чәчкән күренешләр халыкның ныклыгын һәм бердәмлеген искә төшерде, шуның нәтиҗәсендә күптән көтелгән җиңү яуланды. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, авыл җирлеге башлыгы Ә. К. Вәлиев һәм Сәид хәзрәт чыгыш ясадылар. Күпьеллык традиция буенча, авыл предприятиеләре алдынгыларын мәйданда хөрмәтләделәр һәм тырыш хезмәтләре өчен бүләкләделәр. Төрле конкурсларда җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды. Сабантуй спорт ярышларына һәм халык уеннарына бай булды: волейбол турниры, гер күтәрү, көрәш, утын кисү, капчык сугышы һәм башка уеннарда халык үзен сынады. Алып баручы Байбулат, Казаннан чакырылган җырчылар Фәрит Низамиев, Илшат Сафин, Дилә Нигъмәтуллина чын бәйрәм рухы тудырдылар. Сабантуй югары дәрәҗәдә оештырылды, һәркемнең күңелендә ул онытылмас тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев