Ерак Украина җиреннән Саба районына тагын бер табут кайтты...
Монысы инде Кече Шыңар авылына.
Вәлиев Азат Әнәс улы бернидән дә курыкмыйча, илебезгә афәт килгәндә Украинага махсус хәрби операциягә китә. Ул илебез азатлыгы өчен, кешеләрнең матур һәм яхшы яшәве өчен көрәшергә алына. Ул иптәшләре, дуслары белән бергә ерак Украинада дошманнарга каршы көрәш алып бара. Ләкин, ни кызганыч, 2025 елның 30 маенда аның гомере өзелә. Аны бүген Кече Шыңар авылына алып кайттылар. Әнисе, туганнары, бөтен авыл, район халкы бергәләшеп аны соңгы юлга озаттылар. Азат Әнәс улы курку белмәс, тырыш һәм батыр егет. Ул тормышта да әнисен, туганнарын, хатынын, балаларын саклап һәм яклап яши. Азат Әнәс улы безнең күңелләребездә чын герой булып истә калыр. Тар каберләре киң һәм якты, яткан урыны җәннәттә булсын. Без сине онытмабыз, Азат! Хуш, бәхил бул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев