31 август 2018 яңалыклары
-
Т.Ларионова мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКО форумына карата кызыксыну зур булуын әйтте
4-7 сентябрьдә узачак форумда Россиядән һәм чит илләрдән 189 белгеч катнашачагы билгеле.
-
"Кулсыз, күзсез һәм хатынсыз калдым"
Мамадыш районының Түбән Яке авылында гомер итүче Мәгъсүмҗан Дәүләтшинга күп михнәтләр күрергә туры килә. Яшьлегендә башта кулсыз, аннан соң күзсез кала. Сәламәтлегенә зыян килгәч, хатыны да ташлап китә. Ике баласын югалта, әмма үҗәтләнеп барыбер яшәргә тырыша.
-
Татарстанда сентябрь нинди булыр: синоптиклар фаразы
Сентябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак. Айның беренче яртысында җәйге һава торышы көтелә, дип хәбәр итә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
-
Алмадан как ясау ысулы
Август дигәч, алма исе кергән шикелле була. Алма күп булганда аны нишләтергә дә белгән юк. Варенье ясап, компот кайнатып, сыгып, сок ясап караган бар. Ләкин еш кына алма компоты, алма согы эчәсе килми, ә катырылган алма тора-тора әллә ничек тәмен югалта. Бездә иң ашала торган нәрсә — өйдә ясалган алма кагы. Гадәттә яхшылап качырып куймасаң, аны алма бакчада беткәнче үк ашап бетерәләр. Ясау да әлләни катлаулы түгел.
-
Баш ветеринария идарәсе: “Йогышлы авыруларның 80 проценты хайваннар һәм кешеләр өчен уртак”
Абзарыңдагы мал-туарың сәламәт булса гына, күңелең тыныч, йокың тәмле була. Юкка гына авыл халкының ярты бәхете – терлектә димиләр. Мал сәламәтлеге өчен җаваплы ветеринария табиблары – үзләрен шушы һөнәргә фидакарьләрчә багышлаган, мал авыруын тел белән әйтә алмаса да, күзеннән карап аңлаучылар. 31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, республикадагы биологик ситуация һәм гомумән ветеринария тормышы турында ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев белән әңгәмә кордык.
-
Эчке эшләр министрлыгы ике хатын-кызны таптатучының автомобиле видеосын тәкъдим итә [+ВИДЕО]
Ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте Әлмәттә Шевченко һәм Тукай урамнары чатында килеп чыккан.
-
Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән
Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән.
-
Шәмәрдәндә Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде (фоторепортаж)
Спорт корылмалары урнашкан мәйдан алдында зур сәхнә куелган, көзге муллыктан күргәзмәләр ярминкәсе оештырылган иде.
-
Кичә Сабаның яңа яр буенда “Җирем, суым, Ватаным – минем Татарстаным!” дип аталган бәйрәм чарасы узды [+фоторепортаж]
30нчы август, Татарстан Республикасы бәйрәм көненә багышлап, Байлар Сабасында «Җирем, суым, Ватаным - минем Татарстаным!» дип исемләнгән күңел ачу программасы уткәрелде.
-
Аксубайда уллыкка алган ата-аналар инвалид балалар счетыннан миллионны үзләренә туздырган
Татарстанның Аксубай районында уллыкка алган ата-аналар инвалид балалар счетыннан миллион сум алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
-
Лилия Муллагалиева дүртенче бәбиен көтә (ФОТО)
Җырчы тормышында көтелгән күңелле һәм зур үзгәрешләр хакында Инстаграм аша билгеле булды. Анда артистка хатын-кызлар консультациясендә бирелүче "Ана паспортының" фотосын урнаштырган.
-
Диңгездән сәлам: җырчылар чит илдә ничә сумлык отельләрдә ял итә?
Җәй – яллар чоры. Бүгенге көндә күп кенә җырчылар чит илләрдә ял итә. Күбесе инде барып кайтырга да өлгерде. Артистларның Instagram челтәрендә ял вакытында төшергән фотосүрәтләре яңарып тора, карап кына өлгер. Кайберәүләре үзләренең нинди отельдә торулары хакында мәгълүмәт тә бирә. “Интертат” хәбәрчесе җырчылар ял иткән отельләрнең бәяләрен белеште.
-
Пенсия реформасы: бер җылы сүз җитәрме?
Быел җәй Россиянең мәгълүмат кыры әйләнчек сарык кебек пенсия яшен күтәрү темасы тирәсендә әйләнә дә тулгана. Көз якынлашкан саен, әйләнчеклек көчәя, чөнки, бердән, халык җәйге ялдан кайта һәм социаль протестларның көчәюе көтелә.
-
СССРның халык артисты Иосиф Кобзон вафат
Аңа 11 сентябрьдә 81 яшь тулган булыр иде.