Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алмадан как ясау ысулы

Август дигәч, алма исе кергән шикелле була. Алма күп булганда аны нишләтергә дә белгән юк. Варенье ясап, компот кайнатып, сыгып, сок ясап караган бар. Ләкин еш кына алма компоты, алма согы эчәсе килми, ә катырылган алма тора-тора әллә ничек тәмен югалта. Бездә иң ашала торган нәрсә — өйдә ясалган алма кагы. Гадәттә яхшылап качырып куймасаң, аны алма бакчада беткәнче үк ашап бетерәләр. Ясау да әлләни катлаулы түгел.

Как өчен иң яхшысы яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгәнрәк — яшел, каты алма.

*Алманы алып эчен чистартыртабыз. Тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була әле). Тазартылган алма якынча 1 кг булырга тиеш.

*Калын төпле кәстүлгә бушатабыз һәм төбенә әз генә (ярты стакан) су салып әкрен утка тушить итәргә куябыз. Алманың сортына карап якынча 1-2 сәгать  кирәк булырга мөмкин. Алма йомшаргач, блендерда, тигез пюре булганчы избез. Пюрены болгатып, артык дымы парга очсын өчен, тагын бераз әкрен утта тотып алабыз. Әледән-әле болгатырга онытмыйбыз.

*Листүккә пешерү кагазе (пекарская бумага) җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм алманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 мм дан да калын итмичә листүккә җәябез.

*Пюре кибеп кулга ябешми башлаганчыга кадәр, духовкада иң әкрен утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Безнең плитәдә 1 листүк как 3,5 сәгать кибә.

Как кипкәч тулысы белән суынганчы көтәргә кирәк.

Ә хәзер иң әһәмиятлесе!

Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кагазне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз, һәм сак кына салдырабыз.

Как әзер!

Какны кагазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый саклана. Чәй белән эчәргә дә, болай гына ашарга да иң шәп һәм файдалы нәрсә.

Кайберәүләр какка баллырак булсын өчен, кайнатканда шикәр яки бал өсти. Кайберәүләр корица яки имбирь тамыры белән ясый. Без гади, бераз әчкелтем как яратабыз.

pastila-iz-yablok

Фото: yandex.ru

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт яусын сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      рэхмэт бик тэмне чыкты