Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда сентябрь нинди булыр: синоптиклар фаразы

Сентябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак. Айның беренче яртысында җәйге һава торышы көтелә, дип хәбәр итә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

«Сентябрьдә җылы һава торышы сакланачак. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, сентябрь нормадан читләшми. Бу ай өчен уртача айлык һава температурасы — 13 градус. Ә Казаннан көнбатыштарак урнашкан районнарда хәтта коры һава торышы көтелә», — дип сөйли Переведенцев.

Шул ук вакытта ул сентябрьнең беренче яртысы нормага караганда җылырак булачагын ассызыклады. «Августта һава температурасы нормадан 3 градуска югарырак булды. Бу тенденция алга таба да сакланачак.  Көзнең беренче аеның беренче яртысы гадәттәгедән 4 градуска югары булачак, ягъни 18-20 градус», — ди белгеч.

Юрий Переведенцев белдерүенчә, гомумән, дөньяви күзәтүләрнең 160 еллык тарихында 2018 ел «иң җылы ел» исемен алырга мөмкин. «Бишлектәге иң җылы елларның дүртесе — 2000 елдан соңгылар. Бу исә глобаль җылыту дәвам итүен күрсәтә», — дип өстәде галим.

Реклама

 

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев