Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Баш ветеринария идарәсе: “Йогышлы авыруларның 80 проценты хайваннар һәм кешеләр өчен уртак”

Абзарыңдагы мал-туарың сәламәт булса гына, күңелең тыныч, йокың тәмле була. Юкка гына авыл халкының ярты бәхете – терлектә димиләр. Мал сәламәтлеге өчен җаваплы ветеринария табиблары – үзләрен шушы һөнәргә фидакарьләрчә багышлаган, мал авыруын тел белән әйтә алмаса да, күзеннән карап аңлаучылар. 31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, республикадагы биологик ситуация һәм гомумән ветеринария тормышы турында ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев белән әңгәмә кордык.

– Айрат Рәшитович, Дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан Татарстан Республикасында биологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча нинди эшләр алып барыла?
– Бүгенге көндә ветеринария хезмәтенең төп юнәлеше – малларның чирләрен булдырмау, авыруларны кисәтү. Хайваннар һәм кешеләр өчен уртак булган авыруларны кисәтү һәм дәвалау максаты белән ветеринария хезмәте даими рәвештә тикшерүләр, профилактик эш һәм контроль-күзәтчелек чаралары алып бара. Һәр авыру терлекчелек һәм хайваннар өчен генә түгел, халыкка да җитди зыян китерергә мөмкин. Йогышлы авыруларның 80 % ы кеше һәм хайваннар өчен уртак булып санала. Барлык хуҗалык җитәкчеләре, шул исәптән, шәхси хуҗалыгында мал асраучылар малларның сәламәтлеге һәм аларны карап тоту, файдалану өчен җаваплы. Вируслы авыруларны профилактикалау максатыннан, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә белешмәлекләр таратыла. Эре хуҗалык җитәкчеләре дә, үз сараенда мал асраучылар да ветеринария хезмәте белән кулга-кул тотынышып эшләсен иде. Мал сатып алганда да ветеринария белешмәлекләре булу зарур. Терлек авырып китсә дә, мал табиблары белән киңәшләшергә кирәк.

– Республика чикләре ни дәрәҗәдә сакланган? Территориаль бүлекләрдә ветеринар инспекторларның бурычлары нидән гыйбарәт?

– Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсендә 7 территориаль бүлек бар. Район саен УАЗ машинасы базасында эшләнгән күчмә участок ветеринария пунктлары булдырылды. Алар кирәкле барлык төр эш кораллары белән җиһазландырылган. Территориаль бүлекләр еллык план нигезендә юридик оешмаларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерү белән шөгыльләнә. Һәр юнәлеш буенча федераль таләпләр, кагыйдәләр бар. Аларны үтәү мәҗбүри. Үтәлмәгән очракта исә, гаепле затлар һәм оешмалар административ җаваплылыкка тартыла. Елга ике тапкыр - яз һәм көз айларында республикадагы барлык биотермик базларны тикшереп чыгалар. Дәүләт ветеринария инспекторлары тагын үз территорияләрендә маллар, кошлар, терлек азыкларын, елга балыгын тиешле булмаган урыннарда сату очракларын ачыклыйлар.


Күрше регионнарда берәр йогышлы авыру килеп чыккан очракта, тиз арада республика чигенә күчмә постлар урнаштырып куябыз. Үз вакытында хөкүмәт ярдәме белән махсус күчмә постлар алынган иде. Аның эчендә ял итү урыны, юынгыч, өстәл, постны яктырту өчен электр генераторы да бар. Постларда дежур тору полиция хезмәткәрләре белән берлектә башкарыла. Быел кош гриппы чыккан арада без биш районда - федераль юлларга постлар куйдык. Анда полиция һәм ветеринария белгечләре тәүлек әйләнәсе кизү торды.


– Чит өлкәләрдән маллар ташучылар ни дәрәҗәдә куркыныч тудыра? Мал сатып алганда нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш?

Чит өлкәләрдән тере маллар ташучылар аеруча зур куркыныч тудыра. Чөнки терлек белән чит регионнардан инфекцион авырулар да керергә мөмкин. Татарстан халкын кисәтәсе килә: тиешле булмаган урыннардан, ветеринария белешмәсе булмаган килеш, мал сатып алмасыннар иде.

– Айрат Рәшитович, 1 нче июльдән кертелгән үзгәрешләр турында сөйләгез әле. Электрон ветеринар таныклык системасын кертү кайсы ягы белән уңайлы һәм отышлы булды?

– Электрон ветеринария сертификаты Россиядә 2015 елдан гамәлдә. Без дә әлеге система белән 2015 елның сентябреннән өлешчә эшли башладык. Бүген инде без кәгазьдә язган белешмәләрне электрон формада бирүгә 100 процент күчтек. Ул 1 июльдән законлы рәвештә кертелде. Татарстан әлеге система белән эшләүдә алдынгы урыннарда бара. Аның өстенлеге шунда: ул продукциянең һәр үткән юлын күзәтергә мөмкинлек бирә. Әйтик, ит әле сату урынына чыгып киткәнче үк электрон документы урынында була. Бер документны тутыру өчен 15 секунд вакыт җитә. Аның формасы бар. Кирәкле белешмәләрне кертеп, язып җибәрергә генә кирәк. Монда ялгышып булмый, барлык графаларны тутырмыйча, документ китми.Теләсә нинди продукциянең штрих-коды бар. Кибеткә кергәч, смартфон белән штрих-кодны укып була. “Меркурий”да сакланган мәгълүматлар нигезендә, итнең кая суелуы, колбаса булса, кайда тутырылуы - бар тарихы да шунда күренә. Электрон ветеринария сертификаты безнең өчен дә бик җайлы. Без аның аркылы һәр продукциянең үткән юлын күзәтеп тора алабыз. Хәтта кош гриппы кебек авыруларны ачыклауда да аның ярдәме зур. Оператив рәвештә без, шушы система аша, авыруның таралу зонасын ачыклый алдык. Эшмәкәр кош-кортны кайдан сатып ала, нинди авылларга сата – боларның барысын да безгә әлеге система алдан хәбәр итте. Продукция кертелү буенча да имин булмаган пунктларны ачыкладык. Әйтик, “Пензамолинвест” җәмгыяте кош гриппына дучар күркә ите кертергә маташты. Безгә атна саен Мәскәү федераль үзәге имин булмаган төбәк, комплекс турында мәгълүмат биреп тора. “Меркурий” системасы аша без нинди сәүдә үзәкләрендә әлеге продукция таралуын беләбез һзм үз вакытында сатуны тыябыз. Лабораторияләрдә тикшеретеп, әлеге продукциянең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен ачыклыйбыз.

– Мал һәм корш-корт асраучы хуҗалыкларда тәртип бозуның нинди очраклары күзәтелә?

– Еш кына дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләрендә асрау өчен ябык тораклар булмау, шулай ук мөгезле эре терлек тәрбиясендә берникадәр хилафлыклар күзәтелә. Болар: йогышсызландырылган керү барьеры, хуҗалык территориясенә киек кошлар килүне тыю чикләре, санитар “пропускник” булмау, әлеге оешмага хезмәт күрсәтмәүче транспорт чараларының ирекле кереп йөрүе, 100 кв. метр мәйданда ике баштан артык корт оясы асрау, шулай корт гаиләләре урнашкан тирәлекнең ике метрдан ким булмаган койма яки куе агачлар белән киртәләп алынмавы кебек тәртипсезлек очракларын күрсәтергә була.

– Мал асраучыларга әйтер сүзләрегез бармы?
– Алдарак әйтеп киткәнемчә, чит төбәкләрдән терлек алганда, ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Тиешле булмаган урыннардан, юл кырыйларыннан, чит өлкәләрдән килгән эшмәкәрләрдән мал-туар, кош-корт алудан саграк булырга кирәк. Аларның ветеринар белешмәләрен карарга, тикшерергә иренмәгез. Безнең республикада фермерлар һәм терлекчелек комплекслары шактый. Мал-туарны һәм кош-кортны үзебезнең җитештерүчеләрдән алсагыз, күңелегез тыныч булыр. Чөнки алар һәрдаим безнең карамакта. Дәүләт ветеринария хезмәте елга ике тапкыр профилактика эшләре уздыра. Һәм без үзебезнең предприятиеләр үстергән терлеккә, кош-кортка гарантия бирә алабыз.

– Авыл халкы мал-туарын люцерна, кукуруз яки чөгендер ашап махмырлау яки күбенүдән саклау өчен ниләр эшләргә тиеш?


– Күбенү терлекләрне ашату кагыйдәләрен бозган очракта килеп чыга. Һәр авылда зооветбелгеч көтүчеләрне сыер ашату һәм хайваннарга ашыгыч ярдәм күрсәтүнең төп кагыйдәләре белән таныштырырга тиеш. Көтүне көткәндә дә, арканга куйганда да тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Бигрәк тә терлек өчен чыклы яки яңгырдан соң яшел үлән ашау куркыныч. Шуңа күрә малларны 2-3 сәгать дәвамында чабылган, бераз корыган кырда йөртеп, аннары гына куе үләнгә күчерергә кирәк. Яшел үлән ашаганчы һәм ашаганнан соң су эчерү дә куркыныч. Көтү көткәндә көтүчеләр хайваннарны даими хәрәкәттә тотарга тиеш. Көтү чыгарыр алдыннан тупас азыклар (печән, салам) ашату яхшы профилактик гамәл булып санала. Аеруча да терлекләрне кышкы абзардан җәйге көтүлеккә күчерү чорында игътибарлы булу кирәк. Ветеринария табиблары һәм көтүчеләр хайваннарны акрынлап яшел азыкка гадәтләндерергә тиеш, 4 сәгатьтән башлап 2 атна дәвамында акрынлап көтү вакыты озынлыгын арттырырга. Абзарда торган терлек рационындагы сусыл һәм сулы азык санын арттыру кирәк түгел. Аларны рационга акрынлап кертәләр. Күбенүне кисәтү өчен, сусыл азык бирү алдыннан печән яки салам ашату файдалы.

Мөгезле эре терлектә махмырлау булдырмау өчен чамадан тыш чөгендер, тиз әчи торган азыклар ашатырга кирәкми. Шулай ук чөгендерне озак сакларга да ярамый. Аны өшегән килеш, пешереп күп вакыт узганнан соң ашатмавыгыз хәерле.

Сыерлар өчен куркыныч тудыра торган сусыл яшел азыклар: яшь үлән, клевер, люцерна, вика һәм башка кузаклылар терлек азыклары, сөт-балавызлы әзерлегендә кукуруз чәкәне, уҗым үсемлек шытымнары, кәбестә, чөгендер яфраклары һәм тамыразыклары.

– Россия төбәкләре белән чагыштырганда, биологик куркынычсызлык буенча Татарстан нинди урында?

Реклама

– Ветеринария хезмәтенең рейтинглары юк. Чөнки без продукция җитештермибез, күләмнәрен исәпләп тә булмый. Ветеринария рейтингы ул – авырулар чыкмау, профилактика чараларын вакытында уздыру һәм республиканың иминлеген тәэмин итү. Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгылардан санала. Республикага чит төбәкләрдән тәҗрибә уртаклашырга һәм безнең эш урыннарын өйрәнергә килә. Быел Кырым, Саха-Якутиядән коллегаларыбыз килде. Шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Самара, Марий-Эл ветеринарлары белән көндәлек хезмәттәшлек алып барабыз.

– Айрат Рәшитович, ветеринария хезмәтенә килергә әзер яшьләр бармы? Уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр турында ни әйтер идегез?


- Әйе, ветеринария хезмәтенә яшьләр дә тартыла. Республикада 140 еллык тарихы булган Ветеринария академиясе һәм Буа ветеринария техникумы база белгечләре әзерли. Моннан тыш Әтнә районында, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумнарында мал табибы һөнәрен үзләштерергә була. Уку йортларын тәмамлап районнарга эшләргә кайтучы яшьләргә шулай ук финанс яктан ярдәм итәргә тырышабыз. Югары, урта белем бирү йортын тәмамлап кайтучы белгечләр, 3 ел дәвамында хезмәт хакларына өстәмә акча алалар. Югары белемле белгеч, авыл җиренә кайтып урнашса – 10 000, урта белем белән 8000, махсус белеме булмаганнар 5000 сум өстәмә акча алып эшли. Шулай ук аларгабер тапкыр бирелүче “подъемный” акчалары да каралган. Бу – алдагы категорияләргә бәйле рәвештә, 35, 25, 15 мең сумны тәшкил итә.

Нәтиҗәләргә килсәк, ветеринария белгечләре WorldSkills хәрәкәтендә катнашып та, алдынгы урыннарны яулый. Бу көннәрдә генә Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Таҗетдинова Көньяк Сахалиннан кайтты. Ул WorldSkills Чемпионатында “Ветеринария” компетенциясе буенча, Россия буенча беренче урынга лаек булды. Шулай ук Минзәлә техникумы студенты Ринат Пирогов әлеге чемпионатның республика турында икенче урын алды. Буа ветеринария техникумы студенты Ильяс Галиәкбәрәв 2016 елда өченче урын яулады. Минем аларга өметем зурдан: киләчәктә дә алдынгы белгечләр булырлар дип ышанасы килә. Киләчәгебез бар. Яшьләр ветеринария өлкәсен яратып эшли һәм шушы юлны сайлый.

 

– Авыл халкының авырткан темасына кагылып узыйк әле. Сыерларда лейкоз авыруы ни дәрәҗәдә таралган? Аны бетерү өчен ниләр эшләнә?

– Лейкоз авыруы бүгенге көндә проблема булып тора. Әлеге авыру гематологик һәм РИД авыруга бүленә. РИД буенча безнең республикада барлык мөгезле эре терлекнең 12 %сы авыру. Гематология буенча, 2,4 % авыру теркәлгән. РИД ул - авыруның башлангыч формасы. Без малларда әлеге авыруны ачыклау белән, профилактик чаралар уздыруны таләп итәбез. Мондый мал башкалардан аерым яшәргә тиеш. Авыруны тагын да катлауландырмау юлларын булдырырга кирәк. Ә гематологик авыру терлекне кыска вакыт эчендә алыштырырга кирәк.

–Авылда маллар даими тикшерелеп тора. Ә эт, песиләр тикшереләме? Хуҗалар эт-песиләрен тикшертеп торсын өчен берәр чара күреп буламы?


- Республикада бер миллион башка якын терлек бар. Алар - продукция бирүче, ит-сөт белән тәэмин итүче байлык. Без аларга елга ике тапкыр профилактика чаралары уздырабыз. Малларның канын алып тикшерәбез, вакцинация ясыйбыз. Эт-мәчеләргә килгәндә, сыер һәм башка продуктив хайваннардан аермалы буларак, алар терлекчелек продукциясе чыганагы түгел. Шулай булса да, диспансеризация вакытында без сыер-сарыкка гына түгел, ә хуҗалыкка беркетелгэн эт, песигә дә хезмәт күрсәтәбез. Эт һәм песиләргә елга бер тапкыр котыру авыруына профилактик вакцинация ясыйбыз. Участок ветеринария белгечләре авылларда йорт саен йөреп, профилактика чараларын үти. Иң элек без кеше һәм хайваннарга хас авыруларны кичектерергә, булдырмый калырга тиеш. Мондый авырулар трихофития (лишай), миксомотоз дип атала. Шулай ук организмда яшәүче паразит бөҗәкләргә каршы тикшерү үткәрәбез. Татарстанда этләрне теркәү системасы эшли. Яшәү урыны буенча ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать иткән очракта, гражданин этенә бушлай теркәү таныклыгы, яки халыкара үрнәктәге паспорт сатып алырга мөмкин. Теркәү вакытында эткә бушлай клиник карау башкарыла.

– Айрат Рәшитович, быел Татарстанның көньяк-көнбатыш районнары хафага төште. Әлеге районнардагы шәхси хуҗалыкларга кагылган кош гриппы нәтиҗәләре турында да әйтеп үтсәгез иде. Ни өчен республиканың биш районы кош гриппы белән очрашты?


– Кош гриппы республиканың 6 районы, 24 пунктта ачыкланды, барысы 1035 кош-корт юк ителде. Биш районда полиция хезмәткәрләре белән берлектә, ветеринария-полиция постлары булдырылды. Бүген комплекслы план буенча барлык чаралар үтәлде. Татарстан Президенты указы белән республикада карантин ябылды. Республикага инфекция керү мәсьәләсе белән тикшерүче органнар шөгыльләнә. Рәсми мәгълүматлар соңрак билгеле булачак. Безнең төп шигебез исә Чувашия республикасы эшмәкәрләрендә. Алар кош-кортны сатып алып, үзләрендә бераз үстергән дәвердә чир эләктереп, безнең республика авылларында сатып йөргән дип фаразлана. Без профилактик чараларны, мониторинг тикшеренүләрне үткәреп, аны вакытында туктаттык. Инде бу авыру башка таралмас дип ышанасы килә. Кош гриппын кисәтү өчен шәхси хуҗалыкларга кат-кат шуны әйтәсем килә. Авылга китереп саткан, белмәгән эшмәкәрләрдән, кешеләрдән кош-корт алудан сак булсагыз иде. Алырга теләгән очракта да, аның ветеринария белешмәсен карарга киңәш итәбез. Кош-корт аласы булсагыз, авыл җирлегенә һәм ветеринария хезмәте белгечләренә дә мөрәҗәгать итү кирәк. Безнең республикада кош-корт үстереп сата торган предприятиеләр, фермерлар күп. Алар республика ихтыяҗын канәгатьләндерә ала.

– Татар халкының күп өлеше авыл җирендә яши. Шул уңайдан, күзәтүләрегездән чыгып, ни әйтер идегез: татар халкының киләчәген ничек күрәсез? Татар телен саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Бу - җитди һәм актуаль сорау. Хәзерге дөнья таләпләре безнең барыбыздан да рус һәм татар теленнән тыш, инглиз телен белүне дә таләп итә. Шул сәбәпле, татар телен саклауның нигезе, башлангыч ноктасы - гаилә дип уйлыйм.

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Салават Камалетдинов, Расыйх Фәсхетдинов

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев