24 август 2018 яңалыклары
-
Бигрәк ачы бала кайгысы (БУЛГАН ХӘЛ)
Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, бер-беребезнең хәлен белешергә дә вакыт табалмый башладык. Кайчандыр бергә эшләгән Галимә апа белән күптән сөйләшкәнем юк иде. Бер көнне телефонымда булган бөтен номерларны барлап утырганда, аныкына тап булдым. Хәлләре ничек икән? Кызы авырый иде. “Ашыгыч ярдәм машиналары да алып китми башлады, чөнки машинага сыймый. Ә өйдә күрәләтә акыртып яткырып булмый бит”, – дип сөйләгән иде ул.
-
Сабада урам тренажерларда күнегүләр үтәү буенча зона ярышлары [+фоторепортаж]
2018 елның 22 августында Олимп стадионында урам тренажерларда күнегүләр үтәү буенча зона ярышлары узды.
-
Бәрәңге алырга вакыт инде җиткәнме?
Уң як күршеләр бәрәңгеләрен казый башладылар. Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, безнең өйдәгеләр дә кыбырсый башлады. Икенче яктагы күршеләр, әле иртрәк булыр дип үгетләгәч, интернетка кереп карарга булдым. Сезгә дә сөйлим әле.
-
"Моны Илсөя генә булдыра ала"
Илсөя Бәдретдинованың балачак хатирәләре.
-
Бүген, 24 нче август көнне районның янгын сүндерү һәм янгын күзәтчелеге бүлекләре хезмәткәрләре район үзәк хастаханәсендә чираттагы өйрәнүләрен уздырды [+фотолар]
.
-
Организмыгызны салкыннарга әзерләдегезме?
Менә инде җәйнең соңгы ае да тәмамланып килә. Көзге салкыннарга да күп калмады.
-
Российские банки заработали рекордные 800 млрд рублей на кредитах
В первом полугодии российские банки заработали на процентах от кредитов рекордную для себя сумму — 799,6 млрд рублей. Об этом говорится в обзоре ЦБ «Ликвидность банковского сектора и финансовые рынки», с которым ознакомились «Известия».
-
Безнең өчен берәү дә сайламый
Мәгариф хезмәткәрләренең кичә Кукмарада узган республика август киңәшмәсендә татар теленең атнага ничә сәгать укытылачагы турында сүз булмады. Әмма туган телне сайлау буенча әти-әниләр белән бик “дөрес” итеп сөйләшергә җыеналар. Чарада катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, узган уку елында кайбер мәктәпләрдә укучыларның хокукларын күрмәмешкә салышу очраклары да булган. Алда безне ни көтә?
-
“Бетми торган нинди эш бу?!”
Авыл кешесенең иртә яздан караңгы көзгә кадәр иң яратып кабатлый торган сүзе бу. Юктан гына әйтелгән сүз дә түгел. Чыны шулай. Кичтән инде бөтен эшне бетереп, тынычлап йокларга яткан кебек буласың, ә иртән күзеңне тырнап ачып, ишегалдына чыгуга, бөтенесен кабаттан, өр-яңадан башларга кирәк. Һәм көн саен! Әле бит көндәлек эшли торган, үз чираты белән тезелеп торган тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләргә сезонлылары өстәлә.
-
Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгының микрочиплары булачак
Россия ЭЭМ эшләгән яңартылган документларны өстәмә саклау чарасы белән тәэмин итәләр.
-
Хөршидә әбинең – үз җәннәте (ЯЗМЫШ)
Буа районы Яңа Шәйморза авылында элегрәк елларда да булганым бар. Хикмәт биредә уңган-булган кешеләр яшәвендә генә дә түгел. Табигатьнең гаҗәеп матур почмагына урнашкан ул. Тирә-ягындагы урман-күлләр, күз күреме ераклыгына сузылып киткән иген кырлары, чәчәкле болыннары үзенә тартып тора.
-
Татар җырчылары Инстаграмда күпме акча эшли?
Бүген кешене интернетсыз күз алдына да китереп булмый. Теләсә кемнең телефонында «Инстаграм» да «ватсап»… Вакыт бармы-юкмы, кул үзеннән-үзе шуларга үрелә. Гади кеше социаль челтәргә үзенең көндәлек мәшәкатьләрен элсә, артистлар концертлары турында хәбәр бирә, реклама ясый. «Идел» артистлардан «Инстаграм»лы тормышлары турында сорашты.