Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар җырчылары Инстаграмда күпме акча эшли?

Бүген кешене интернетсыз күз алдына да китереп булмый. Теләсә кемнең телефонында «Инстаграм» да «ватсап»… Вакыт бармы-юкмы, кул үзеннән-үзе шуларга үрелә. Гади кеше социаль челтәргә үзенең көндәлек мәшәкатьләрен элсә, артистлар концертлары турында хәбәр бирә, реклама ясый. «Идел» артистлардан «Инстаграм»лы тормышлары турында сорашты.

Лилия Хәйруллина «накрутка» аша бер мең язылучы өстәгән

– «Инстаграм»да мин 2012 елның сентябрендә теркәлгәнмен. Язылучыларым җитәрлек, дип уйлыйм, егерме бер меңнән артып китә. «Инстаграм»да «накрутка» дигән әйбер бар бит. Миңа директка да «Язылучылар өстибез» дип күп язалар. Бу адымга бер тапкыр бардым мин. Шулай итеп, мең язылучы өстәдем. Шуннан соң башка әлеге функцияне кулланганым юк. Минем биттә, күбесенчә, реаль кешеләр.

«Инстаграм»га күп вакытым багышлыйм. Ул – минем иң еш утыра торган аралашу чарасы. Дөрес, мин башкаларында да: «Вконтакте»да, «Фейсбукта» да утырам. Әмма төп аудиториям, төп тыңлаучыларым – «Инстаграм»да.
Акча эшләр өчен генә түгел. Үз гомеремдә берничә тапкыр, анда да, дусларым соравы буенча гына реклама ясаганым бар. Ә болай интернет-көндәлегем ул:  үз тормышымны күрсәтәм, фикерләрем белән уртаклашам, – диде Лилия Хәйруллина.

Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм»да күпме акча эшләвен яшерә

Ландыш Нигъмәтҗанованың «Инстаграм»ында йөз утыз алты мең язылучы бар. Сер түгел, Ландыш балаларын, бигрәк тә кызы Ләйләне видеога төшереп куя башлагач, аның язылучылары бермә-бер артты.

– Вакыт булганда гына керәм мин анда, – ди Ландыш. – Фото яки видео төшерәм дә, шундук элеп куям, аларны төзәтеп, «фотошоп»лап утырмыйм. Язылучыларым барысы да реаль. «Ләйләнең үзенә аерым аккаунт ачмыйсызмы?» – дип тә еш сорыйлар. «Юк» дип җавап бирәм. Ул үзен йолдыз дип белми, без дә йолдыз дип уйламыйбыз, ул гади бала.
Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм»га өч ел элек теркәлгән. Үз битендә күпме акча эшләвен сер итеп калдырды ул.

Рамил Шәрәпов авылда интернетсыз интегә

– Миндә кырык биш мең мең язылучы бар. Аларның берсен дә «сатып алмадым», барысы да дуслыкка үзләре кушылды. Реклама белән шөгыльләнмим, реклама куярга яратмыйм. Ә менә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр гозерен читләтеп үтә алмыйм: сториска гына булса мәгълүмат эләм. «Инстаграм» аша тормышымны, иҗатымны күрсәтеп, кызыксындыру юнәлешендә эш алып барам. Хәзер бит интернет заманасы. Җитмәсә, бушлай. Әгәр аны дөрес куллансаң, уңыш казанырсың. Бүген кемнең популяр, кемнең юк икәнен «Инстаграм»нан белеп була. Русия күләмендәге артистларны да, үзебезнекеләрне дә карап, күзәтеп барабыз. Шуңа күрә «Инстаграм» ул – артистлар өчен менә дигән социаль челтәр. Телефон тота икән, «Инстаграм»га еш керәм. Шунысы начар, авылда интернет начар», – дип зарланды Рамил.

Ризат Рамазановны Зинира телефонда утырган өчен сүгә

– Теркәлүемә ике ел булмаса да, «Инстаграм»да язылучыларым утыз алты меңнән арта. «Инстаграм»да утыруга вакытны жәлләмим. Зинира мине шуның өчен сүгә. Зарядканы да, вакытны да «ашый», үзем дә беләм инде аны. Шуны карамасам, дөньядан артта калам, нәрсәнедер күреп бетермим кебек. Һәркем турында бөтен нәрсәне беләсе килә. «Инстаграм»да ачык мәгълүмат бит ул. Зинира ачулангач, бер-ике көнгә туктап торам да, аннары тагын телефоныма ябышам. Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим», – диде Ризат Рамазанов.

 

Айсылу Лерон «Инстаграм»да рәхәтләнеп акча эшли

Айсылу Лерон «Инстаграм»да борынгы кеше – 2014 елның февралендә теркәлгән. Хәзер аның утыз дүрт меңнән артык язылучысы бар.

– «Накрутка» белән шөгыльләнгәнем булмады. Барысы да үзләре теркәлде. Әмма көн саен «битегезне популярлаштырабыз», «лайклар куябыз» дигән тәкъдимнәр килә тора. Бу адымга беркайчан да барганым юк. «Накрутка» ясалганы бик яхшы күренә, статистикадан да, лайклар саныннан да. Мин язылучысы күп булган кешенең битенә кереп, «ясалма» язылучылармы-юкмы икәнен чамалый алам.

«Инстаграм»га хәйран гына вакытым китә. Чөнки мин шәхси битемнән тыш, тагын берничә аккаунт алып барам. Шуларның берсе «Совет-Киңәш» дип атала. Анда язылучылар саны җиде меңнән артты.  Алар бер-берсеннән киңәш сорый, бүлешә. Бу сәхифәгә ике ел. Чиста альтрутизм, дисәң дә була аны. Шәхси «бит»емә күп сораулар килә башлагач, аларны аерым бер аккаунтка чыгарырга булдым. Ул сорауларны урнаштыру да бик күп вакытымны ала. Һәр иртәм шул аккаунтның директына килгән хатларны чыгару белән башлана. Көн дәвамында, вакыт булса, тагын берничәсен чыгарам. Бер тәүлеккә кырык-илле сорау килергә мөмкин. Аларның барысына да скрин ясап чыгарып утыру, әлбәттә, вакытны ала. Аннары инде үз «бит»емә дә игътибар кирәк. Әгәр дә син чын-чынлап «Инстаграм»да популяр булырга телисең икән, аңа вакыт багышламыйча булмый.

Реклама аша акча эшлим. Аена күпме дигәндә, төгәл генә сумма әйтеп булмый, төрлечә булырга мөмкин. Реклама урнаштыру, минемчә, гадәти хәл. Моннан башка мөмкин дә түгел. Чөнки хәзер «Инстаграм» мәйданы – реклама бирүчеләр өчен иң нәтиҗәле урын. Әлбәттә, бөтен әйберне дә рекламалап булмый анда. Ләкин шушы мәйданга туры килерлек товарлар бар, алар рекламаланырга мөмкин һәм тиештер дә. Үзем бик күп мәгълүматны – үзем дә кайда нәрсә сатыла, кая барырга була, кайда күңел ачарга – барысын да «Инстаграм» аша беләм. Үземнең дә язылучыларымны таныштыру мөмкинлеге бар икән, реклама куям. Монда бөтен кеше өчен дә файда. Товарны сатучысы өчен дә, язылучылар өчен дә,  минем өчен дә.

 Кемнең күбрәк?

Сәхнә мэтрларына килгәндә, Салават Фәтхетдиновның «бит»ендә йөз ике мең язылучы бар. Ул беренче фотосын 2017 елның 16 гыйнварында элгән. Салават «Инстаграм»га күбрәк үз тормышын, концертлар графигын куя. Реклама белән шөгыльләнми. Фәкать улы Рөстәмнең автоузышларын гына рекламалый.

Асаф Вәлиев «Инстаграм»да чагыштырмача яңа кеше. Аның ике мең өч йөз унсигез язылучысы бар. Беренче фотосын 2017 елның 29 маенда урнаштырган. Асаф Вәлиев аккаунтын карасаң, яшьлеген сагына, дигән уй туа. Җырчының «Инстаграм»ы  яшьлек фотолары белән шыплап тулган.

Гүзәл Уразовада ике йөз егерме биш мең мең (!) язылучы. Гүзәл ханым «бит»енә ешрак үзе генә төшкән фотоларны куя. Сәхнә сурәтләре белән генә чикләнми, көндәлек тормышын да күрсәтеп бара. Гүзәл Уразова төрле кибетләрне, матур киемнәрне рекламаларга ярата.

Ә менә язучы, Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримовның инстаграмчыларга карата үз фикере бар. «Хәзер укый-яза белүне үзләштергән бала-чагадан башлап, картларга кадәр шунда утыра икән, ул – чир, дигән сүз. Аңлыйм, кемгәдер эш өчен, кемгә алып-сату өчен кирәк, әмма күпчелек үзенең тормышын сөйләп, мин шунда яшим, шуны ашыйм, дип күрсәтеп утыру белән генә чикләнә бит. Әгәр укучы минем иҗатым белән кызыксына икән, ул аны теләсә ничек эзләп табачак! Электрон китапмы, басмамы – мөмкинлекләр җитәрлек, анысы мөһим түгел. «Инстаграм» – минем фикеремчә, XXI гасыр диагнозы ул».

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев