Безнең өчен берәү дә сайламый
708
0
Мәгариф хезмәткәрләренең кичә Кукмарада узган республика август киңәшмәсендә татар теленең атнага ничә сәгать укытылачагы турында сүз булмады. Әмма туган телне сайлау буенча әти-әниләр белән бик “дөрес” итеп сөйләшергә җыеналар. Чарада катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, узган уку елында кайбер мәктәпләрдә укучыларның хокукларын күрмәмешкә салышу очраклары да булган. Алда безне ни көтә?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә узган уку елында мәктәпләрнең авыр чор үтүен әйтте. “Туган телне укыту мәсьәләсен хәл итүнең озакка сузылуында безнең дә җитешсезлекләр булды. Бу мәсьәләне безнең өчен беркем дә хәл итмәячәк. Кайбер мәктәпләрдә укучыларның туган телләрен өйрәнү хокукы бозылды. Сайланган укыту планнары ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмады. Оештыручы буларак, муниципаль берәмлекләрнең дә әлеге мәсьәләгә игътибары җитмәде. Хәзер дәүләт теле һәм туган телләрне укыту методикасын камилләштерү бурычы куелды”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Президент әйтүенчә, укыту программалары, планнары бер яктан – мәҗбүри укыту мөмкинлекләрен, икенчедән, укучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш. Бу юнәлештә әти-әниләр белән бик дөрес итеп, игътибар белән эшләү таләп ителә. Нәкъ менә алар туган телне сайлауны хәл итә. “Тел – аралашу чарасы гына түгел, һәр милләтнең тарихы, дөньяга карашы да. Шуңа күрә туган телдә тиешенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү алдынгы бурычларның берсе булып тора”, – диде Президент.
Әти-әнигә ирек бирү димәктән, әле бер көнне генә өч бала тәрбияләүче бер ханым белән сөйләшергә туры килде. “Кызыма әйтеп тормадым, туган тел буларак, урыс телен сайладым. Быел ул 8 нче сыйныфка бара. Моның өчен кызым бик нык елады. Аны быел ачылачак яңа мәктәпкә инглиз телен тирәнтен өйрәнер өчен махсус күчердем. Без балаларның теләген сорап тормыйбыз. Алар без кушканны үтиләр. Башта авыр була, аннан ияләшәләр. Кызыбыз табиб булырга һәм илнең иң яхшы вузына керергә тиеш, – ди Рәмзия. – Алсу бии, йөзә, рәсем ясый. Берничә түгәрәккә йөри. Тырышып укый. Хәзер менә теләсә дә, теләмәсә дә, инглиз телен өйрәнәчәк. Буш вакыты булмагач, дуслары да бик аз. Өйдән чыкмаса, начар яшьләргә иярмәячәк, шулай бит?” Андыйлар тагын күпме булыр?
Киңәшмәдә ел буе телдән төшмәгән туган тел мәсьәләсе турында артык сүз куертмадылар. “Туган тел”, “Әдәбият” кебек фәннәр мәҗбүри уку планына кертелгән. Бер генә мәктәп тә туган телсез калырга тиеш түгел. Аны укыту хокукын, ягъни дәүләт гарантиясен тормышка ашыруны район хакимияте башлыклары игътибарга алырга тиеш. Туган телне бакча, мәктәп, иҗтимагый оешмалар, әти-әниләр бергә булганда гына саклап калып булачак”, – дип белдерде республиканың баш педагогы Рафис Борһанов.
Министр әйтүенчә, татар теле туган тел һәм дәүләт теле буларак, якынча укыту планнары исемлегенә кертелгән. Әдәбият буенча программалар исә әлегә экспертиза үтә. Милли кадрлар әзерләү дә бүген көнүзәк мәсьәлә булып тора. Урыс һәм татар телләрендә белем бирә алырдай белгечләр әзерләргә керешкәннәр. Әлеге эшне министрлык КФУ белән берлектә башкара. Быел милли мәктәпләрдә белем бирү өчен максатчан уку программасы нигезендә вузларга 125 кеше кабул ителгән. Булачак педагогларга үз районнарына кайтырга туры киләчәк. Шуңа күрә министр район башлыкларыннан булачак укытучыларны торак белән тәэмин итү, эшкә урнашканда аларга өстәмә акча түләү мәсьәләләрен хәл итүне дә сорады.
Математикадан, инглиз теленнән башка булмый
Быелгы педсоветны кайнар булды дип әйтеп булмый. Нигездә чыгышлар хисап тотуга корылган иде. Бу, бәлкем, белем сыйфатын бәяләүче рейтингның бетерелүе белән дә бәйле булгандыр. Моңа кадәр “кара исемлек”кә эләккәннәр фаш ителә, алдынгылар үрнәк итеп күрсәтелә иде. Соңгы елда туган тел генә түгел, монысы да югалдымы әллә? Хәер, Рособрнадзорда рейтингны БДИ нәтиҗәләренә генә нигезләнеп төзүне хупламыйлар. Шулай да министр Рафис Борһанов узган ел республикада бөтенроссия тишерү нәтиҗәләрен арттырып күрсәткән 49 мәктәпкә шелтә белдермичә калмады. Өченче елны аларның саны 200гә якын булган. Министр билгеләрне арттырып куючыларны, шул ук вакытта ярдәм күрсәтәсе урынга укытучылардан яхшы күрсәткеч таләп иткән җитәкчеләрне кисәтте.
Мәктәпләрдә – математикага, техникумнарда инглиз теленә игътибарны арттырмакчылар. Кайбер районнарда мәктәпләрдә укучылар күбрәк математика түгел, социаль-гуманитар юнәлешләрне сайларга тырыша икән. Бу эшне оештырганда 9 нчы сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләрен, шулай ук республикадагы икътисади хәлне исәпкә алырга кирәк булачак. Татарстан Фәннәр академиясенә дә башкачарак эшләргә туры киләчәк. Эшче һөнәрләр генә дисәк тә, алардан бүген инглиз телен белү дә таләп ителә. Менә шуннан вузда уку авырракмы, әллә техникумдамы икәнен чамаларга була.
Эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү өчен, республикада 31 ресурс үзәге төзелгән. Былтыр беренче тапкыр “Ворлдскиллс“ стандартлары буенча имтихан (демоимтихан) тапшырдылар. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы механиклар Казан автотранспорт техникумында һәм Мамадыш районының политехник көллиятендә укый икән. Проблема да бар: тулай торакларның 80 процентының ремонт күргәне юк. Шуңа күрә махсус программа булдырырга туры килмәгәе. Робот техникасы, мехатроника, электрика кебек юнәлешләргә дә заман таләбенә җавап бирә торган белгечләр кирәк. Белгечләр укучыларның физика, химия, математикадан ныграк белем алуын көтә. Президент әйтүенчә, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен, техникум белән вузлар арасындагы элемтәләрне ныгытырга кирәк. “Татарстан – сәнәгать ягыннан алга киткән төбәк. Моның өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү зарур. Безгә беркем дә китереп бирмәячәк. Нефть, нефтехимия, агросәнәгать тармагы шундый белгечләр булганда гына алга китәчәк. Инглиз телен белмәгән белгечләрдән башка көндәшлеккә сәләтле булмаячакбыз, бер генә инвестор да килмәячәк”, – ди Президент.
Акыллыбашлар кая китә?
Быел бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаучыларның 59 проценты республикада калган. Иң югары баллны 182 кеше җыйган. Шуның унысы икешәр фәннән абсолют нәтиҗә күрсәткән. Быел КФУ 100 балл туплаучыларга 80-100 мең сум акча түләргә вәгъдә итте. Зур киңәшмә алдыннан Рөстәм Миңнеханов акыллыбашлар белән аерым очрашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. “Читкә китү – аларның хокукы. Бу – көндәшлек тә. Мәскәү, Санкт-Петербург вузларын сайлау уңай күренеш булса да, үзебезнең вузлар да сәләтле укучылар белән эшләргә тиеш. Бернинди чикләүләр дә юк, әмма читкә китүче яшьләр белән элемтәне сакларга кирәк”, – диде Президент.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 120, 24.08.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев