Буа районы Яңа Шәйморза авылында элегрәк елларда да булганым бар. Хикмәт биредә уңган-булган кешеләр яшәвендә генә дә түгел. Табигатьнең гаҗәеп матур почмагына урнашкан ул. Тирә-ягындагы урман-күлләр, күз күреме ераклыгына сузылып киткән иген кырлары, чәчәкле болыннары үзенә тартып тора.
Урау юллар белән булса да, Яңа Шәйморзага килеп чыгуымның максаты – озак еллар дәвамында авылның табигатен күзәтеп, яз, көз, җәй һәм кыш айларындагы һава торышын яшел тышлы дәфтәренә теркәп баручы Хөршидә әби белән күрешеп чыгу. Унынчы дистәсен башлап килсә дә, һәр көнне иртә таңнан торып, янәшәдәге инеш буйларын әйләнеп, табигатьтәге бар үзгәрешләрне күңеленә беркетеп бара ак әби. Аннары инде узган елдагы айлар-көннәрне серле дәфтәрендәге язмалар белән чагыштырып, бу араларда һава торышының нинди булачагын фаразлый. Элегрәк елларда үз авылларында гына түгел, тирә-күрше хуҗалыклардан да килеп кызыксына торган булганнар. Фермерлар исә бүген дә аның дәфтәрендәге мәгълүматлардан файдалана, диләр. Һава торышын алдан белеп тору комачау итми шул. Бигрәк тә авыл җирендә.
Хөршидә әби әйтүенчә, ул – заманы өчен белемле муллалар нәселеннән. Әтисе Касыймхан ага да гыйнвар аен – июль, февральне – август, мартны – сентябрь, апрельне – октябрь, майны – ноябрь, июньне декабрь айлары белән чагыштырып, ел фасылларының ничек киләсен алдан чамалый торган була.
Йорт хайваннары, кошлар, бөҗәкләр генә түгел, тавыкларның үз-үзен тотышына карап та, һава торышын алдан белеп була, ди Хөршидә әби, ишегалды тулы кош-кортка ымлап. Кичә көндез әтәч иң биек коймага менеп кычкыргалады – бусы яңгырга булды. Бүген иртүк кычкыра башлады, димәк, озакламый болытлар таралып, кояш чыга. Мәче киерелеп-сузылды – һава торышы җылына төшәчәк. Ходай хикмәте – бер сәгать вакыт узмагандыр, ялт итеп кояш чыкты, җил басылып, җылытып та җибәрде.
Аның балачагы – ачлык-ялангачлык, яшьлеге Бөек Ватан сугышының иң кыен елларына туры килә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач та, колхозның иң авыр эшләренә йөртә башлыйлар. Урманын да кисә, терлекчелектә дә эшли.
1942 ел. Бөек Ватан сугышы көннән-көн күбрәк көч, тырышлык сорый. Авылның әзме-күпме эшкә яраклы кыз-кыркыннарын ирләрнең дә буынын сыгылдырырлык эшкә: Буа – Суыксу тимер юл линиясе төзүгә алып китәләр. Берсеннән-берсе авыррак шпаллар, тимер рельсларны күтәрергә туры килә. Ярый әле янәшәдә: “Билеңне кузгатасың бит”, – дип, үсмер кызга ничек кенә булса да ярдәм итәргә тырышучы Рәфыйка апа Гыймадиева, Сәгадәт апалары кебек изге күңелле кешеләр бар. Авыр чакларда һәрчак ярдәмгә килүче бригадир Җәлил ага Гайсин, Сәетгәрәй ага Хисамовларны да догадан калдырмый Хөршидә әби.
Булачак ире Ислам белән дә авыр эш вакытында танышып китә ул. 1943 елны янәшәдә генә бомба шартлап, башы нык яраланган, госпитальләрдә озак дәваланып, туган авылына күкрәге тулы орден-медальләр тагып кайткан Ислам кайтуының икенче көнендә үк амбарга эшкә килә. Көзге салкыннарда ашлык суктыру машинасына көлтә ташучы яшь кенә кызның иң авыр эшләргә башкалардан алдарак барып тотынуына игътибар итә егет. Ярдәмләшеп эшләү баштарак зур дуслыкка, аннары яшьлек мәхәббәтенә әверелә. Яшьлек үзенекен итә: кайберәүләрнең, тормышыңны инвалид белән бәйләп ялгышасың, дип кисәтүләренә дә игътибар бирми. Һәм беркайчан үкенми дә.
Үкенерлекмени? Тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Ислам ага: “Син болай да кыенлыкны күп күргән”, – дип, тормыш иптәшен барлык авырлыклардан саклап яшәргә тырыша. “Ул миңа гомере буе җил-яңгыр тидертмәде”, – ди Хөршидә апа.
Шатлык өстенә шатлык өстәп, балалары Фәйрүзә, Хәйдәр, Фарук, Рифкат туа. Балалары да, әти-әниләренә охшап, хезмәт сөючән булып үсә. Бүген аларның һәркайсы турында аерым язарлык.
– Әтиләре генә иртәрәк китте. Бүгенге тормышны кайтып күрсә иде ул. Оҗмахта яшибез бит. Балаларыбызның берсе дә йөзгә кызыллык китермәде, һәркайсы төпле белем алып, тормышта үз урынын тапты. Олы улым Хәйдәр, аның үрнәгендә энеләре Фарук белән Рифкат, агрономлыкка укып, авыл хуҗалыгында эшлиләр. Унбер оныгым да дәү әни дип өзелеп тора. Аларга табигатьне, әйләнә-тирәлекне аңлатырга тырышам. Инде оныкчыкларым да авылга тартыла, – ди Хөршидә әби.
Нет комментариев