17 август 2018 яңалыклары
-
Татарстан электрон больничныйлар бирү буенча алдынгы 5 төбәк рәтенә керә
Бүген республикада больничный кәгазенең һәр өченчесе электрон рәвештә бирелә.
-
Татар авыллары – интернетта
Соңгы ун-унбиш ел эчендә кешелек җәмгыяте мәгълүмати технологияләр өлкәсендә революцион үзгәрешләр белән характерлана. Интернет – барлык өлкәдәге диярлек мәгълүматның туплану урыны. Кешеләр биредә үзара аралаша, белем ала, уйный, күңел ача, ял итә, эшли… Үзара аралашуның иң популяр чараларыннан берсе – ул социаль челтәрләр. Бу өлкәдә дә ел саен үсеш-үзгәреш, динамика күзәтелә.
-
Татарстанда быел котыру чире 2,4 тапкырга күбрәк теркәлгән
Республиканың 10 муниципаль берәмлегендә котыру чиренең 12 очрагы ачыкланган.
-
Аталы-уллы умартачы Сабирҗановлар: “Бал акчага әйләнсен өчен шактый тырышасы бар”
Умартачылар өчен дә кызу урак өсте – бал аерту чоры башланды. Быел бал уңышы ничек булган? Моны белер өчен, “Интертат” хәбәрчесе Теләче районы Күкчә авылына Нуриман Сабирҗанов умарталыгына юл тотты.
-
Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде
Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.
-
“Әни әтинең кыйнавыннан үлде, әти төрмәгә утырды, мин балалар йортына эләктем”. Ятим үскән ир үз язмышыннан гыйбрәт ала
Балалар йортында тәрбияләнгән 30 яшьлек Фидан Мөхәммәтов Яр Чаллыдан Баулыга кадәр юлны ялгыз йөгереп узган. Шул рәвешле ул балалар йортында тәрбияләнеп чыгучыларның проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә теләгән. Фидан 220 чакрымны ялгызы өч көндә уза, аны бер велосипедчы гына озата барган.
-
VII Төбәк һәм милли мәгълүмат чаралары форумы: Татарстан – бөтен Россия өчен лидер
Казанда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән матбугат чаралары һәм министрлык вәкилләре милли сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыша.
-
Җәмгыять Россия юлларында видеокамералар ике тапкыр күбрәк булачак
Транспорт министрлыгы юлларда камералар санын арттырырга һәм аларның урнашу рәвешен үзгәртергә ниятли.
-
Урам тренажерларда күнегүләр үтәү буенча зона ярышлары [+фоторепортаж]
14 август көнне Аграр көллиятнең спорт мәйданчыгында урам тренажерларында күнегүләр үтәү буенча зона ярышлары узды.
-
Авылга нәрсә җитми?(сораштыру)
Авылны үстерү өчен аерым илкүләм проект кирәк. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Алексей Гордеев Президент Владимир Путинга әнә шундый тәкъдим ясаган. Гордеев фикеренчә, авылда зур җитештерү, табигый һәм мәдәни мөмкинлекләр тупланган. Сала Россиянең территориаль бөтенлеген дә саклый икән. Вице-премьер яңа проект ярдәмендә авылдагы эшсезлек, халык саны кимү һәм торак фондының җитешсезлеге кебек проблемаларның хәл ителәсенә өметләнә. Сезнеңчә, авылга иң элек нәрсә җитми?
-
“Күңелем сизеп, әнигә шалтыраттым, ул: “Кызым, янабыз!” дип елады" – Арча районында ике хуҗалык күмергә калган, гаилә башлыгы котычкыч янгында һәлак
Әби-бабайларның элеккедән килә торган мәгълүм гыйбарәсе бар. “Уттай урак өстендә ут казасы күрсәтмәсен Ходай” дигәнне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. 13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында ике хуҗалык тулысынча көлгә әйләнә.
-
Россия җыелма командасы ФИФА рейтингында 21 баскычка өскә күтәрелгән
Россиянең футбол буенча җыелма командасы Халыкара футбол федерациясе – ФИФА рейтингында 70нче урыннан 49нчыга күтәрелгән.
-
Татар дәреслеге ник законга сыймый?
Мамадыш районының Шәдче авылында башлангыч сыйныфлар өчен урыс телендәге уку әсбаплары алганнар. Бу хәбәр тирәсендә шау-шу тынарга да өлгермәде, Олы Әтнә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытуның урыс телендә, “Перспектива” программасы нигезендә алып барылачагы турындагысы чыкты. Бу хакта җирле матбугат чарасы яза һәм әлеге сүзләрне Олы Әтнә мәктәбенең уку-укыту буенча директор урынбасары Гүзәл Сабирҗанова әйтә. Татар авылларында башлангыч сыйныфлардан ук урысча укыту нигезендә нәрсә ята? “ВТ” хәбәрчесе шушы сорауга ачыклык кертергә тырышты.
-
Эшләгән саен эшлисе киләме?
Авыл хуҗалыгындагы хәлләрне күзәткән саен, урманда акча алыштыру пункты ачкан куян турындагы мәзәк искә төшә. Куян конторасында 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырулары турында ишетеп, җәнлекләр шунда чабышкан. Төлке 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырган, башка җәнлекләр дә акчаларын сузган. Һәркайсы 1 сум биргән саен 20 тиен отыш ала икән.
-
“Кайсы район башлыгы кабул итми?”
Татарстанда бизнесның кәефе шәптән түгел. Республикада эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы Тимур Ногуманов әнә шулай дип белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә шелтә ишеткән район башлыкларына үпкәләп утырмыйча, бергәләп мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә киңәш итте.