“Кайсы район башлыгы кабул итми?”
754
0
Татарстанда бизнесның кәефе шәптән түгел. Республикада эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы Тимур Ногуманов әнә шулай дип белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә шелтә ишеткән район башлыкларына үпкәләп утырмыйча, бергәләп мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә киңәш итте.
Башкалада узган Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның чираттагы утырышында бизнес-омбудсмен Тимур Ногуманов республикада бизнес алып бару өчен уңайлы мохит тудыру рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов катнашындагы әлеге чара чирек елга бер тапкыр уза. Аның нәтиҗәлелеген утырышта катнашкан илнең икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов та югары бәяләде. Менә инде икенче тапкыр республикада эшкуарлар арасында сораштыру да үткәргәннәр. Татарстанда бизнес алып бару өчен уңайлы мохит тудыру рейтингы әнә шул мәгълүматларга нигезләнә. “Һәр районда – кимендә йөз, шәһәрләрдә исә тагын да күбрәк эшмәкәрнең хәлен белештек”, – дип ачыклык кертте Тимур Ногуманов. Югыйсә 2017 елның октябрендә игълан ителгән рейтинг нәтиҗәләре буенча шелтә ишеткән кайбер район башлыклары үпкәләп, базарга килеп бер-ике кешедән сорау алып киткәнсез дип, тикшеренү нәтиҗәләренең дөреслеген шик астына куеп маташкан икән. Президент андыйларны алдан ук кисәтте. “Әлеге мәгълүматны ничек бар, шулай кабул итегез. Бернинди ачу да булырга тиеш түгел. Аңлашыла ки, һәр очракта да район җитәкчелеге гаепле түгел. Шикаять бар икән, димәк, ачу белдермичә генә мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә кирәк”, – диде республика башлыгы.
Сораштыруда катнашучы эшмәкәрләрнең яртысыннан да күбрәге (52 процент) Татарстанда соңгы арада бизнес өчен шартлар начараюын әйткән. Былтыр болай фикер йөртүчеләр 42 процент тәшкил иткән. Хәер, бер республикада гына түгел, ил күләмендә бизнес вәкилләре арсында әнә шундый кәеф хөкем сөрә икән. “Без ачыкланган проблемаларны яшереп калырга тырышмыйбыз, ә аларны чишү юлларын эзлибез. Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның һәм республикада бизнес вәкилләренең хокукларын яклаучы буларак, шәхсән минем төп максат әнә шуннан гыйбарәт”, – диде бизнес-омбудсмен. Сүз уңаеннан, бу атнада Тимур Ногумановны Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасына яңадан билгеләү турындагы карар имзаланды.
Бер ел элек үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре белән чагыштырганда, республиканың Буа, Аксубай, Зәй, Тукай һәм Түбән Кама районнарында гына уңай якка үзгәреш сизелә. Калган барлык төбәкләрдә дә эшмәкәрләр арасында ризасызлык белдерүчеләр саны арткан. Исемлек ахырында Азнакай, Чистай, Сарман һәм Актаныш районнары.
Татарстанда эшмәкәрлеккә кызыксынуны арттыру күрсәткече дә уртача биш баскычка түбән тәгәрәгән. Баулы (11 баскычка төшкән) һәм Балтач (10 баскычка төшкән) районнарында хәлләр кискенрәк. Аның каравы Түбән Кама, Кама Тамагы һәм Мөслимдә эшмәкәрләр вәзгыять уңай якка үзгәрүен әйткән. Иң яхшы күрсәткечләр Әтнә, Яңа Чишмә, Мөслим, Кукмара һәм Теләче районнарында теркәлгән. Апас, Азнакай һәм Сарман районында эшмәкәрлеккә кызыксынуны арттыру күрсәткече иң начары дип табылган. Тимур Ногуманов әйтүенчә, республикада бизнес тармагына бәйле күрсәткечләрнең кимүе киләсе елда да дәвам итәчәк. Барысы да начар түгел анысы. Узган ел белән чагыштырганда, эшмәкәрләр административ киртәләр кимүен искәрткән әнә. Былтыр бизнес вәкилләренең 59 проценты төрле тикшерүләр узуын әйтсә, быел андыйлар – 51 процент. Зур күләмдәге штрафлардан зарланучылар саны да 42 проценттан 24 процентка кадәр кимегән. Моны тикшерүчеләрнең кисәтү генә ясавы белән аңлаттылар.
Алга таба эшмәкәрләр белән тиешле дәрәҗәдә эшләргә теләмәгән район башлыкларына Казанга юл да ябылмагае әле. Рөстәм Миңнеханов аларны кабул итмәячәге турында кисәтте. Утырышта катнашкан “Витязь” футбол академиясенә нигез салучы Рөстәм Исмаилов балалар спорты үсеше белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. “Берничә айдан бирле Татарстан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә махсус проект гамәлгә кертергә ниятлибез. Республиканың спорт министры Владимир Леоновка да мөрәҗәгать иттек. Ул безне кабул итте, проектны хуплады. Район башлыкларына безгә ярдәм итүләрен сорап, хатлар язды. Тик эш тукталып калды. Ярты елдан бирле район башлыкларына эләгә алмыйбыз”, – диде Рөстәм Исмаилов. Президент шунда ук ачыклык кертергә теләп: “Кайсы районнар турында сүз бара?” – дип сорады. “Казаннан кала, барысы да”, – дип җавап бирде егет. “Димәк, алдагы ярты елда миңа Илсур Метшин гына килә ала”, – диде республика башлыгы, уенын-чынын бергә кушып.
Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр арасында пассажир яки йөк ташу белән шөгыльләнүчеләргә бәйлесе дә бар иде. Ил Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, руль артындагыларны “ГЛОНАСС” системасын урнаштырырга мәҗбүр иткәннәр. Югыйсә штраф чәпәячәкләр. Республикада модый тәртип күптән гамәлдә бит инде, дип җиңел сулап куярга ашыкмагыз. Хөкүмәттәгеләр арадашчы итеп “ЭРА-ГЛОНАСС” компаниясен сайлаган. Димәк, бөтен мәгълүматны аның аша гына кабул итәчәкләр. Билгеле булганча, республикада “ГЛОНАСС +112” төбәк системасы гамәлдә. “Хәзер булганы өстенә, өстәмә җиһазлар сатып алырга туры киләчәк”, – дип зарланды руль артындагылар. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтүенчә, бүген мәгълүматны төбәк системасы аша гына федераль дәрәҗәгә җибәрү мәсьәләсе тикшерелә. “Тик уртак фикергә килмәдек әле”, – диде министр. “Безнең система эшли икән, нинди аерма бар соң?” – дип гаҗәпләнүен яшермәде Президент. Утырышта катнашкан “ГЛОНАСС” вәкиле исә һаман да шул яңа карарга сылтарга тырышты. “Аны мин язмаган бит, сез язган”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Әлеге мәсьәлә буенча тагын бер тапкыр очрашып сөйләшергә сүз куештылар.
Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов һәм Савва Шипов Казанның Җиңү проспектында урнашкан республикадагы иң зур күпфункцияле үзәкне дә карады. Биредә документлар кабул итү һәм тапшыру өчен 50 “тәрәзә” эшли. Күпфункцияле үзәктә 120 төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәт алырга мөмкин. Ул ялларсыз эшли. Рөстәм Миңнеханов үзәктә тәкъдим ителүче яңа төр хезмәтләр белән танышты, бирегә килүчеләрнең хәлен белеште. Савва Шипов әйтүенчә, Казандагы үзәк барлык таләпләргә дә җавап бирә. “Биредә уңайлы мохит тудырылган. Республикада күпфункцияле үзәкләр ачылу эзлеклелеге һәм әлеге мәсьәләгә игътибар зур әһәмияткә ия. Татарстан ил төбәкләре арасында әлеге мәсьәләдә әйдәп бара”, – диде Мәскәү кунагы. Ул республикадагы күпфункцияле үзәкләрдә төрле мәгълүмати технологияләр файдаланылуын да аерым искәртте.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 117, 17.08.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев