Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Күңелем сизеп, әнигә шалтыраттым, ул: “Кызым, янабыз!” дип елады" – Арча районында ике хуҗалык күмергә калган, гаилә башлыгы котычкыч янгында һәлак

Әби-бабайларның элеккедән килә торган мәгълүм гыйбарәсе бар. “Уттай урак өстендә ут казасы күрсәтмәсен Ходай” дигәнне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. 13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында ике хуҗалык тулысынча көлгә әйләнә.

30 градуска җиткән эсселек, көчле җил янгынга тагын да булыша: 2-3 минут эчендә ике Хәйруллинарны да ялкын камап ала.


Шулай итеп, Галия һәм Ильяс, Нияз һәм Ленар Хәйруллиннарның берәмтекләп булдырган йорт-җире, каралты-курасы, мал-мөлкәте тораташ яна. Иң кызганычы - фаҗигадә беренче гаиләнең башлыгы Ильяс әфәнде дә һәлак була.

“Ильясның юклыгын белмәгәннәр”
– Мин бу көнне эшләр белән Арчада идем. Янгын турында миңа 2 яртылар тирәсендә хәбәр иттеләр, - диде Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев. – Ут кинәт кабынган да, тиз арада бөтереп тә алган. Булса шул, 2-3 минут вакыт үткәндер, ике хуҗалык та ут әсирлегендә калган. Туганнар булгач, үзара килешеп, печән сарайларын да якын гына салган булганнар, нибарысы 2 метр ара. Коры печәнгә эләккән ут дулаган да дулаган инде. Мин 20 минут эчендә районнан кайтып җиттем, ул вакытта ике хуҗалык та ут эчендә иде.

Урынбасар сүзләренчә, фаҗигадә һәлак булган Ильяс Хәйруллин лаеклы ялда булган. Хатыны Галия ханым исә “Казанка” җәмгыятендә савымчы булып эшли. Өйдә алар белән тагын Ильяс әфәнденең 88 яшьлек әнисе яшәгән. Шулай ук узган ел ире фаҗигале төстә вафат булганнан соң, 5 һәм 6 яшьлек ике улы белән кызлары Розалия дә әти-әнисе янына сыенган була. Янгын вакытында Розалия Казанда эштә, Ильяс әфәнде белән ике онык бабайларында – Галия апаның әтиләренә салам кертеп, яңа гына капка алдына чыгып утырган була.

 

“Кызыл әтәч” кунган икенче хуҗалык хуҗалары - Нияз һәм Ленар Хәйруллиннар. Нияз – психик яктан инвалид.

Ильясларның сыерлары арканда булу сәбәпле исән кала. 4 айлык бозаулары, кош-кортлары янган. Күршеләренең исә 6 кәҗәләре дә арканда булган. Алар үзләре белән документларын да алып чыгарга өлгергән, - диде урынбасар.

Ходай күрсәтмәсен, янгын вакытында кеше югалып кала, ни әйткәнне дә ишетми, кешене дә күрми. Әнә шундый ыгы-зыгыда Ильяс әфәнде дә кинәт юкка чыга. Дөрес, ул төтен чыгуга иң элек урын өстендә яткан әнисен күтәреп алып чыга. Соңыннан исә тагын өйгә кереп китә. Аның юклыгын берникадәр вакыттан соң гына абайлап алалар.

– Кемдер аны документлар, кемдер компьютер артыннан кергән дип сөйли. Әмма чыгып җитә алмаган, верандада төтенгә буылып, янып үлгән. Аны соңыннан суд-мед экспертиза хезмәткәрләре генә алып чыкты. Аннан күмер өеме генә калган иде. Җәймәгә салып, аны шул көнне моргка алып киттеләр. Икенче көнне җирләнде”, - диде Фәнис Тимашев.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, янгын кичке 10 яртыга гына тулысынча сүндерелгән. Иртәнгә кадәр дә бер янгын сүндерү машинасы кизү торган әле. Ике хуҗалык та иминиятләштерелмәгән. Шулай да, авыл һәм район халкы бер нәрсәсез урамда калган Хәйруллиннарга ничек тә ярдәм кулы сузарга тырыша.
– Галия оныклары белән үз әтисенә, Нияз белән Ленар Фаяз исемле абыйларына сыенды. Янгынның икенче көнендә күмәк көч белән, хәрәбәләрне чистартып, җыештырдык. Авыл ир-атлары ике йорт өчен дә фундамент казыды. “Казанка” җәмгыяте җитәкчесе Айдар Сабировның ярдәме зур булды. Шулай ук Арчаның төрле оешмалары да зур булышлык күрсәтә. Берсе таш, икенчесе – ком, өченчесе цемент бирде. Янгын вакытында башкарма комитет җитәкчесе дә килде. Соңрак район башлыгы да Казаннан кайтып җитеп, зыян күрүчеләрнең хәлен белде. Районның төрле авыл җирлеге башлыклары да әлеге фаҗигадән хәбәрдар. Һәр авыл, булдыра алганча, ярдәм җыя, - диде Фәнис Тимашев.

“Өебез януын кибеттән ишетеп кайттым”

Галия һәм Ильяс Хәйруллиннарның олы уллары Рафаэль Арчада гомер итә. Ул төп нигезенең януы турында кешедән ишетә.
– Кибетләр буенча товар таратып йөри идем, янгын турында шуннан ишетеп, очып кайттым. Мин кайтып җиткәндә, өй тулысынча ут әсирлегендә иде инде. Утны лапас ягыннан чыккан диләр. Хуҗалыгыбыз зур иде. 1994 елда салынган зур өебез, каралты-кура, мунча, сарай, гараж – берсе дә калмады. Әтиебез дә юк инде, - диде Рафаэль Хәйруллин.


"Әти әбине, минем машинаны коткарган"
Хәйруллинарның уртанчы баласы – кызлары Розалия  фаҗига көнне Казанда эштә була.

- 2 нче 20 минутта, эшем азрак бушагач, әллә нигә күңелем сизенеп, әнигә шалтыраттым. Бу көнне алар Арчага, минем балаларыма медосмотр үткәнлеккә белешмәләр алып кайтырга тиешләр иде. “Әни, нихәл?” диюем булды, ул кычкырып елап: “Кызым, янабыз” диде. Башка сүз эндәшмәде. Энем белән Казаннан кайтканда нурлы йортыбыздан кара күмер өеме генә калган иде, - диде Розалия күз яшьләре аша.

 

Язмыш әлеге гаиләнең сабырлыгын бер сынаган була инде. 10 ай элек Розалиянең ире Альнур кинәт вафат була.

– Ирем Арча районы Каратай авылыннан иде. Кайбер газеталар аны Балтач ягыннан дип язган, алай түгел. “КамАЗ”да эшләде. Лаеш районына барганда, инфаркт булып, рульдә үлеп китте. Коткаручылар җансыз гәүдәсен тимер эченнән алу өчен 4 сәгать көрәште, - диде яшь ханым.

Үзе фаҗига урынында булмагач, Розалия ханым бу көннең барлык нечкәлекләрен белми дә. Тик шулай да ишеткәннәрен безнең белән дә бүлеште.

– Әти белән әни Арчадан кайкач, әни аш өлгертеп йөргән. Әти, минем улларым белән, бабайларга салам керткән. Төтен күргәч, әти иң элек өйгә кереп, әбине алып чыккан. Аннан соң минем машинаны чыгарып куйган. Мин әле күптән түгел генә Казанга йөреп эшли башладым, шуңа шәһәргә машина белән чыгып китәргә курка идем. Шуннан соң әти күз уңыннан югалган. Һаман шул нидер алып чыгыйм дип кергән инде. Чыгып кына җитә алмаган. Янында компьютер элементлары табылган. Компьютерны алып чыгышы булган, мөгаен, - диде Розалия күз яшьләре аша.


“Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри” ди татар халык мәкале. Фаҗига булыр алдыннан Рафаэльнең хатыны Айгөл төш күрә. Төшендә Розалиянең вафат булган ире Альнур нигез янында йөри.

– Йорт тирәсе көл генә икән. Үзе: “Мине кабат җирлиләр” дип сөйләнгән. Ул вакытта Айгөл үзе дә игътибар бирмәгән инде аңа, безгә дә сөйләмәде, - диде Розалия.

Алда әйткәнемчә, зыян күрүчеләр бүген сыену урыны тапкан. Әмма үз түрең – үз күркең инде. Алда салкын көзләр, кышлар. Бер кат киемнән урамда калган бу ике гаиләгә йорт-җир булдыру өчен ай-һай күп кирәк. Әйдәгез, хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк. Тамчыдан күл җыела.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банк реквизиты:

Счет номеры: 40817810162003172406

Ак Барс картасы номеры - 4000 7934 7224 8600

 

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Розалия Һадиева

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев