Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия җыелма командасы ФИФА рейтингында 21 баскычка өскә күтәрелгән

Россиянең футбол буенча җыелма командасы Халыкара футбол федерациясе – ФИФА рейтингында 70нче урыннан 49нчыга күтәрелгән.

Билгеле булганча, Россия футболчылары Дөнья чемпионатында финалның 1/4 өлешенә кадәр барып җитте һәм пенальти буенча ховат уенчыларына оттырды. Рейтингта моңа кадәр беренче урында булган Алмания командасы 15нче урынга төшкән. Алман футболчыларының 2005нче елдан бирле беренче унлыктан чыкканнары юк иде. Хәзер исә беренче урынны дөнья чемпионы исемен яулаган Франция командасы били. Яңа рейтинг 20 сентябрьдә – Милләтләр Лигасының тәүге очрашуларыннан соң билгеле булачак. Әлеге ярышның тәүге очрашуында Россия командасы 7нче сентябрьдә Төркиягә каршы чыгыш ясый.

 

Фото: https://mir24.tv

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев