13 декабрь 2023 яңалыклары
-
Татарстан кулланучысы хәбәрчесе
«Татарстан кулланучысы хәбәрчесе» газетасының 3 нче санында чыккан мәкаләләр.
-
«Яшьлек» яшьләр үзәге 960 000 сумлык грант отты
Татарстан Республикасы районнарының яшьләр сәясәте автоном һәм бюджет учреждениеләрендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар конкурсында «Яшьлек» яшьләр үзәге җиңү яулады.
-
АО «Транснефть — Прикамье» выпустило более 1,1 млн мальков ценных рыб в водоемы регионов деятельности в 2023 году
АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по восстановлению водных биоресурсов в 2023 году. Экологические мероприятия проводились в регионах деятельности компании — на территории Республик Татарстан и Чувашия, Самарской области, Пермского края.
-
Яңа елга бюджетны раслап керәбез
Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте. Утырышта 2024 елга hәм 2025-2026 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.
-
«Саба дулкыннары» ТРКсендә Лесхоз балалар бакчасы нәниләре булды
Бүген «Балаһөнәр» проекты кысаларында Лесхозның «Ләйсән» бакчасы балаларын кабул иттек. Нәниләр телевидениедә эшләүче абый-апаларының һөнәрләре белән бик кызыксынып таныштылар.
-
Кулланылмаган ана капиталы февраль аенда 7,5 процентка индексацияләнә
2024 елның 1 февралендә Социаль фонд ана капиталын әлегә файдаланмаган барлык гаиләләргә аның суммасын 7,5 процентка индексацияләячәк. Сертификатта акчаның бер өлешен саклап калганнарны да шундый ук индексация көтә. Кулланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак. Бу хакта Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Саба районына эш визиты белән Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин килде
Алар Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов белән капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан Шәмәрдән хастаханәсен карап чыктылар.Ремонт эшенең сыйфатын тикшерделәр.Бирегә дәваланырга килүчеләр белән әңгәмә кордылар.
-
Көндез Татарстанда 14 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә
Бүген, 13 декабрьдә, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак, әмма республикада температура фоны күтәрелә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
-
Дәүләт Советында узган, яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасында Саба районы Эзмә урта мәктәбе укучысы Амилә Газизова катнашты
Кичә, Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. «Мин - Россия гражданины» дип аталган традицион церемония, истәлекле вакыйгага - Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде.14 яше тулган Татарстан укучыларына паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.