«Яшьлек» яшьләр үзәге 960 000 сумлык грант отты
Татарстан Республикасы районнарының яшьләр сәясәте автоном һәм бюджет учреждениеләрендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар конкурсында «Яшьлек» яшьләр үзәге җиңү яулады.
11 нче декабрь көнне, Казанда, "Безнең Татарстан" яшьләр форумы кысаларында, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыков кулыннан 960 мең сумлык сертификатны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар Каршигай улы Маканов алды.
Әлеге конкурста Саба районы "Яшьлек" яшьләр үзәге 3нче ел рәттән җиңү яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев