Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дәүләт Советында узган, яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасында Саба районы Эзмә урта мәктәбе укучысы Амилә Газизова катнашты

Кичә, Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. «Мин - Россия гражданины» дип аталган традицион церемония, истәлекле вакыйгага - Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде.14 яше тулган Татарстан укучыларына паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Тантаналы чарага республиканың төрле муниципаль районнарыннан 20 укучы чакырылды, алар укуда югары нәтиҗәләр күрсәтүчеләр, олимпиадалар, спорт ярышларында җиңүчеләр, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар.

Тантана азагында укучылар исеменнән, Саба муниципаль районының Эзмә урта мәктәбе укучысы Амилә Газизова чыгыш ясады. "Дәүләт Советында паспорт алу шатлыклы һәм җаваплы вакыйга, бүгенге көн безнең хәтердә гомерлеккә калачак дип ышанам", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев