Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яңа елга бюджетны раслап керәбез

Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте. Утырышта 2024 елга hәм 2025-2026 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.

Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Бюджетның тулылыгы оешма-предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш оешмаларының, гомумән, җитештерү  өлкәсенең нәтиҗәле эшләвенә бәйле.

Гомумән, районның берләштерелгән бюджетының керемнәре 2024 елда 1 млрд 804 млн 455 мең сум, 2025 елда 1 млрд 737 млн 632 мең сум, 2026 елда 1 млрд 750 млн 689 мең сум итеп планлаштырыла. Районның тупланма бюджетының салым һәм салымнардан тыш керемнәрдән торган иң зур өлешен физик затлар керемнәренә булган салым алып тора. Бу сумма 2024 елда 490 млн. сум тупланыр дип фаразлана. Тулысынча  җирле үзидарәләр бюджетында калачак физик затлар мөлкәтенә салым 2024 елда Федераль салым законы нормативлары нигезендэ 8 млн 949 мең сум тупланыр дип көтелә.  Җирле үзидарәләр бюджетының иң зур өлешен алып торучы җир салымы 2024 елда 24 млн 298 мең сум җыйналыр дип фаразлана.

Хезмәт хакларын түләү, коммуналь чыгымнар, балаларны балалар бакчаларында бушка тукландыру, балаларны мәктәпкә йөртү өчен транспорт чыгымнары, медикаментлар алу, вакытлы матбугатка язылу  өчен акча алдан ук бюджетка салынган.

Саба районы рәсми сайтыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев