Автор автор яңалыклары
-
Шәмәрдәннән Алинә Биктина өендә организмга файдалы ипиләр пешерә.
Тулырак аның белән «Саба дулкыннары» телевидениесен караучыларны алдагы көннәрдә таныштырырбыз.
-
«Дулкын» радиосының «Мәктәпләр тормышыннан» тапшыруында бүген Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары чыгышы булды.
Алар үз мәктәпләренең яңалыклары, бүгенге яшәеше турында эчтәлекле мәгълүматлар җиткерделәр.
-
Бүген 30 октябрь көнне илебездә тренер көне билгеләп үтелде.
Фехтование буенча тренер Ильясов Радик Мөдәррис улының эшчәнлеге, укучылары белән «Саба дулкыннары» телевидениесын караучыларны иртәгә, 31 октябрь көнне 17 сәгать 30 минутта таныштырырбыз.
-
Саба районында Түбән Кама-Казан участогы буенча этилүткәргечне реконструкцияләү эшләре актив алып барыла.
Районда трассаның озынлыгы-27,4 км.
-
25 октябрьдә Саба районының Явлаштау авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде.
Явлаштау мәчетенең үзенчәлеге шунда: аның барлыкка килгәннән бирле ишекләре ябылмаган, манарасы совет чорында да зыян күрмичә сакланып калган.
-
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Саба урта мәктәбе МХО зонасында хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларга ярдәм акциясе оештырды.
Бу ярдәм һәр көн алгы сызыкта кыенлыклар белән очрашкан Ватанны саклаучыларыбыз өчен аеруча кирәкле һәм кадерле.
-
Бүген районыбызның Саба урта мәктәбе базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белгечләре өчен «Мәдәниятләр диалогы» проекты кысаларында республика күләмендә семинар - киңәшмә үткәрелде.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре туган телдә сөйләмне үстерү буенча мастер-класслар оештырдылар, гореф-гадәтләребезне чагылдырган проектлар тәкъдим иттеләр.
-
«Карачтау авылы көйләре» - Таһир Якупов исемендәге III җыр фестивальнең йомгаклау концерты.
«Карачтау авылы көйләре» - Таһир Якупов исемендәге III җыр фестивальнең йомгаклау концерты.
-
Кичә, 28 октябрьдә, «Саба - Арена» спорт мәктәбендә юниорлар һәм яшүсмерләр арасында «Саба воланы» (»Сабинский волан») Бөтенроссия турниры башланып китте.
Әлеге бадминтон турниры 2020 елдан үткәрелеп килә һәм илебезнең төрле регионнарыннан 300 ләп спортчыны берләштерә.
-
Шекше туфрагында барлыкка килгән иҗат коллективыбызның туган көненә рәхим итегез!
Безнең исем авылыбызның халык гармунчысы Рәкыйп Шәрипов белән гомергә аерылгысыз, юбилей кичәбез аның якты истәлегенә дә багышлана.
-
Шекше авыл мәдәният йортында «Туганнар җыелган җирдә» дип аталган Шәҗәрә бәйрәме булып үтте.
Шекше авылында яшәгән Мөхәммәтҗан һәм Сәйфетдин нәселләре очрашып, эчкерсез сөйләшү кордылар, Шәҗәрә агачын барладылар.
-
Бүген бездә Шәмәрдән лицее укучылары укытучылары Энҗе Галиуллина җитәкчелегендә кунакта булдылар.
Һәр каникул саен алар безнең «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенә дә экскурсиягә киләләр. Бездәге һөнәр ияләре, студияләр белән таныштылар.
-
Махсус операция зонасында эшләүче Татарстан хирургы Пирогов ордены белән бүләкләнде
Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең йөрәк-кан тамырлары хирургы Вадим Горбуновны Пирогов ордены белән бүләкләде.
-
Дөньяда һәр дүртенче кешегә инсульт яный
Куркыныч төркемендә үзең, йә якыннарың-дусларың булырга мөмкин, ди табиблар.
-
Татарстанның бер районында терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелде
Татарстан Республикасы хакимияте Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы территориясендә хайваннар котыру очраклары ачыклануга бәйле рәвештә чикләү чаралары игълан итте.