«Игенче» җәмгыяте кырларында урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара
Игенче-механизаторлар урып-җыю эшләрен төгәлләү өчен көннең һәр сәгатеннән файдаланырга тырышалар.
Кырда бер үк вакытта дүрт комбайнда тәҗрибәле механизаторлар Әнәс Рәхмәтуллин, Илнар Яруллин, Ленар Зарипов, Исмәгыйль Газизов эшли. Уңышны ындыр табагына китерү өчен ике берәмлек техника, шоферлар Азат Галимов, Илнур Васильев җәлеп ителгән.
Барлык урып-җыю эшләре җитәкче Алмаз Зөфәр улы Зарипов контролендә. Тоткарлыклар булмасын өчен, ул үзе дә техника белән ашлык ташуда катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев