4-5 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә махсус хәрби операция ветераннары арасында Татарстан Рәисе Спорт Кубогы ярышларының финал этабы узды.
Уеннар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. Спорт фестивалендә республикабызның 36 районыннан һәм шәһәрләреннән 200гә якын ветеран катнашты.
Әлеге турнир июль аенда старт алган иде. Спортчылар берничә зонада йөзү, өстәл теннисы, нард, армрестлинг ярышларында көч сынашты. Ә финалда исә бу дисциплиналарга мини-футбол, волейбол, пулялы ату да өстәлде. Саба районы данын финал уеннарында махсус хәрби операция ветераннары Илдус Рафиков һәм Фларид Мавлютовлар яклады. Аларга ярышларның һәр этабында Ватанны Саклаучылар Фонды социаль координаторы Әлфия Мәүлетова ярдәм итте. Спортчы-ветераннарыбыз яхшы нәтиҗәләр дә күрсәтте. Йөзүдә һәм армрестлингта Илдус Рафиков 1нче, пуля белән атуда Фларид Мавлютов 2нче урыннарны алып районыбызга җиңү китерделәр. Курку белмәс батыр райондашларыбызга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев