Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәнең уку залына Саба яшьләре җыелды. Фикерләшү өчен тема бар: Байлар Сабасында Яшьләр Үзәге булдырырга уйлыйлар.

Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәнең уку залына Саба яшьләре җыелды. Фикерләшү өчен тема бар: Байлар Сабасында Яшьләр Үзәге булдырырга уйлыйлар.

Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәнең уку залына Саба яшьләре җыелды. Алар арасында мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары, төрле оешмаларда эшләүче яшьләр һәм журналистлар бар иде. Фикерләшү өчен тема бар: Байлар Сабасында Яшьләр Үзәге булдырырга уйлыйлар. Бу Үзәкне яшьләр үзләре сорыйлар. Чөнки яшьләргә җыелып фикерләшергә, очрашырга мондый урын юк иде әле.  Әлбәттә инде бу очрашуга алар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановны, Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Данис Шакировны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитовны да чакырганнар. Кунакларның да матур һәм кызыклы фикерләре яшьләр өчен бик кирәк. Байлар Сабасында Яшьләр Йорты (исемен шулай дип куярга уйлаштылар, үзгәрергә дә мөмкин) ачарга, анда төрле юнәлешләрдә эшләү өчен бүлекләр булдырырга кирәк дигән бер фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев