Вәсилә белән танышканда яшем утыздан узган иде. Үзем әти-әни белән торам. Кысан фатир. Ә булачак хатынымның аерым тору урыны бар. Үзе тыйнак. Тагын нәрсә кирәк дидем дә, танышуыбызга бер ай булганда, никах укытып, язылышып, ир белән хатын булып та куйдык. Инде менә ике ел узса да, минем Вәсиләгә карашым шул көенчә.