Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ОРВИ белән авыручыларда коронавируска иммунитет барлыкка килергә мөмкин

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә тикшерүчеләр мондый иммунитетның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын әлегә әйтә алмый, дип ассызыкладылар.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, сезонлы ОРВИ белән авырган кешеләрнең күп кенә коронавирусларга, шул исәптән Covid-19га иммунитет барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Федераль ведомствода тикшеренүчеләр мондый иммунитетның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын әлегә әйтә алмый, дип ассызыкладылар. Шулай ук грипп белән авыручылар коронавируска каршы иммунитетлы була ала дигән фәнни мәгълүматлар юк.

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, IgG антитәнчекләре булган кешеләр барыбер Covid-19 вирусын таратырга сәләтле, гәрчә бу сирәк күренеш булса да. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-10-2020/orvi-bel-n-avyruchylarda-koronaviruska-immunitet-barlykka-kilerg-m-mkin-5776652

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев