Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Мин хатыныма яратып өйләнмәдем..."

Вәсилә белән танышканда яшем утыздан узган иде. Үзем әти-әни бе­лән торам. Кысан фатир. Ә булачак хатынымның аерым тору урыны бар. Үзе тыйнак. Тагын нәрсә кирәк дидем дә, танышуыбызга бер ай булганда, никах укытып, язылышып, ир белән хатын булып та куйдык. Инде менә ике ел узса да, минем Вәси­ләгә карашым шул кө­ен­чә.

Ярату юк. Дөрес, хатын минем сүземнән чыкмый. Безнең бер­кайчан кычкырышканыбыз юк. Вәсилә хатын башкарырга тиешле вазыйфаларны җиренә җит­кереп башкара. Ба­ла­быз юк. Мин теләмим. Урамнан бергә барганда бүтән хатыннарга күз салам. Аларның кайсысыдыр белән бәхетле булырмын төсле.

Күптән түгел безнең офиска яңа гына институт тәмамлаган Ания эшкә урнашты. Чем кара күзле, күлмәкләрен гел алыштырып торучы бу кыз бер күрүдә күңелемне яулады. Күлмәк кигән кызларны мин болай да хөрмәт итәм. Вәсилә гел чалбардан, футболкадан йөри. Имеш, аларны үтүклисе юк. Аниянең дә миңа битараф түгеллеген сиздем. Без очраша баш­ладык. Бервакыт шәһәр читендәге кафеда утырганда күрше өстәл артына Вәсилә килеп утырды. Мин бу вакытта Аниянең бармакларыннан үбә-үбә, яратуымны әйтеп маташа идем. Вәсилә мине күрмәмешкә сабышты. Ашады да чыгып китте.
 
Кич белән өйгә вакытында кайттым. Башым­да әгәр хатыным җән­җал оештырса, берни дә алмыйча өйдән чы­гып китү уе иде. Лә­кин ул мине га­дәттәгечә каршы алды. Аш пешкән, бөтен ризык өстәлгә куелган. Ә иң га­җәп­ләндергәне — Вәсиләнең өстендә бәби итәкле зәңгәр төс­тәге күлмәк иде. Кич белән ул яныма ятты да, үзенең йөкле икәнен әйтте. Нәкъ алты айдан мин әти булачакмын икән. Мин дәшмәдем. Иртән эшкә дә хатыным мине үзенә бик килешеп торган зәңгәрсу күл­­мәктән озатты. Ишек­­не япканда ул: “Без сиңа кирәкме?” — дип әйтергә өлгерде.
 
Мин бала теләмәсәм дә, озакламый улым яки кызым туачак. Мин ул сабыйны яратырга тиеш. Һәм аның әнисен дә яратырга тиеш.
 
 
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.10.2020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев