10 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Районыбызның Тимершык хуҗалыгында бу көннәрдә бәрәңге алу, туңга сөрү эшләре тулы көченә бара. Шытсу җәмгыятендә силос әзерләүгә керештеләр
.
-
Татарстанда кырау төшүе көтелә
Республикада кырау төшүе көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 11 сентябрьдан 12сенә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
-
Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләр арасында лидерлар бишлегенә керде
Эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округында теркәлгән.
-
Авыл бәрәңге ашыймы?
– Без быел бөтенләй бәрәңге утыртмадык. Районыбызның бер авылында яшәүче танышым шулай дигәч, аптырап калдым. – Ник, – мин әйтәм, – бәрәңге урынына банан ашыйсызмыни? – Юк, балык, – ди бу. Чыннан да бәрәңгене балыкка алыштырганнардырмы, шаярткандырмы – монысын төпченмәдем, хәер, бу кадәресе (бәрәңге урынына нәрсә ашаулары) әллә ни мөһим дә түгел, әмма факт: соңгы елларда авыл да бәрәңгедән читләшә бара.
-
Лимон ашасаң, ябыгасың, диюләре дөресме?
Лимон төшенең ябыктыру сәләтенә ия булуы билгеле. Орлык составындагы файдалы матдәләр ашказаны һәм эчәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, метаболизмны тизләтә. Лимон кислотасы составында булган ацетилсалицил кислотасы кан күрсәткечләрен яхшырта, аны сыеграк итә. Ул май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә.
-
Россия кибетләрдә аш тозы бетәчәк..
Киләсе елдан кибетләрдә аш тозы (поваренная соль) сатылмаячак. Бу хакта "Российская газета" язды.
-
Яшелчәләрне дөрес пешерегез!
Кишер. Яңа гына өзеп, угычтан чыгарылган кишерне, яки аның сыгынтысын шунда ук ашап, эчеп бетерү файдалырак.
-
«Улым прививкадан соң аутизм белән авырый башлады»: министрлык эксперты прививкалар турында нинди фикердә?
Өч айлык Артем АКДС прививкасыннан соң озак кына авырып ала. Тагын бер елдан ул мөгерәгән авазлар чыгара башлый, әти-әнисе белән аралашудан туктый. Хәзер Артемның әтисе: “Прививка ясату – үз балаңа үлем хөкеме чыгару ул”, - ди. Прививкалар салдыру мәҗбүриме? Алар организмга зыян китермиме? Бу сорауларга җавап эзләп, “Татар-информ” хәбәрчесе ике якның – прививкаларны кирәк диючеләрнең һәм аларга каршы чыгучыларның фикерләрен тыңлады.
-
«Бала табу түгел, эшләргә дә ярамый бу хатынга» (ЯЗМЫШ)
Светлана өйләрендә бердәнбер бала булып үсте. Әнисе Рәхилә апа кибеттә эшли. Шуңа күрә беркемдә дә булмаган, иң матур киемнәр аның кызында гына иде. үзе дә матур иде Светлана. Бигрәк тә озын сары чәчләреннән ике толым үреп, күкрәгенә салса. Егетләр генә түгел, без, кызлар да артыннан карап кала идек аның.
-
"Хатын елап та, каргап та карады. Ләкин кирегә юл юк иде инде"
Мәктәпне тәмамлаганга биш ел үткәч очрашу кичәсе уздырырга уйладык. үзем башлап йөрдем. Матди якны да мин күтәрдем. Ни дисәң дә үз эшем бар, кайберәүләр кебек институт тәмамлап кына ятмыйм.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә скрипка сыйныфына укучылар кабул ителде
6 сентябрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә скрипка сыйныфына укучылар кабул ителде.
-
Өйләнгән ир Илсөя Бәдретдинованы икенче хатын итмәкче [+видео]
Балтач кешесе Илнур инде күптәннән җырчыга күз атып йөри.
-
Мәет юучы авыл остабикәсе: “60лап мәет, шул исәптән үз кызымны да юып озатырга туры килде”
Һәр авылның үз мөхтәрәм кешесе, акъәбисе, тере тарихы була. Апас районы Кече Болгаер авылында яшәүче Маһруза әби Газизова – шундый кеше. 30 ел гомерен дин юлына багышлаган мөхтәрәм зат ул. Алай гына да түгел, өч дистә ел эчендә 58 мәет юып, соңгы юлга озаткан батыр йөрәкле остабикә.