Саба ТВ

Авыл бәрәңге ашыймы?

– Без быел бөтенләй бәрәңге утыртмадык. Районыбызның бер авылында яшәүче танышым шулай дигәч, аптырап калдым. – Ник, – мин әйтәм, – бәрәңге урынына банан ашыйсызмыни? – Юк, балык, – ди бу. Чыннан да бәрәңгене балыкка алыштырганнардырмы, шаярткандырмы – монысын төпченмәдем, хәер, бу кадәресе (бәрәңге урынына нәрсә ашаулары) әллә ни мөһим дә түгел, әмма факт: соңгы елларда авыл да бәрәңгедән читләшә бара.

Элекке кебек, берничә басу тутырып үстермиләр хәзер аны безнең якларда. Бик тә мәшә­катьле, талымчан, бик тә чыгым­лы, өстәвенә йә сорау, йә бәясе булмау ише минуслар бер күчкә өелеп, бәрәңгедән кул селтәргә җирлек булды шул. Колорадо коңгызлары да сәбәпчедер дип уйлаучылар ялгыша, юк, инде алар белән “туганлашып” бет­тек: кемдер утыртканчы, кем елга бер-ике тапкыр агулый да (соңгы елларда әллә ияләштек, әллә кимеп тә китте инде алар шунда) бик ис китми. Ә менә фитофтороз тәмам җелеккә үтте. Үткән ел бигрәк тә иртә төште ул. Эшкәр­т­кәнгә-эшкәрт­мә­гәнгә дә кара­мый, бөтен бакчаларга зыян салды. Без, ике генә тапкыр эшкәртеп калдык, дип үкенсәк, авылдашым Марат, әллә алты, әллә җиде тапкыр сиптердек, ба­рыбер файдасы булмады, дигән иде.


Быел ул яктан бәхет басты. Гадәттә август уртасында корый башлаган бакчалар әле август азагында да ямь-яшел иде. Бо­лай булса, бәрәңгегә тиз генә чыгып булмас дип нәтиҗә яса­ган идек. Тик старт бирергә берәүнең бакчага чыгуы, бә­рәңге сабагын чабарга-чапты­рырга керешүе җитә (кешедән калмау-калышмау авыл кешесе­нең канында да, җанында да инде)...
Билгеле, һәр районда бу эшне беренчеләрдән булып баш­лый торган авыллар була. Безнең Балтачта иң өлгере –салавычлар.


Башкалар әле бакча турында онытып торганда, алар инде дәррәү бәрәңгегә керешә. Быел август бетәргә санаулы көн калды, безнең авылларда да гадәти булмаган тынлыкны күреп, район сайтларының берсендә быел салавычлар да ашыкмый әле дип яздылар. Әмма берничә көн эчендә ике Салавыч та бәрәңгесен алып бетерде диярлек. Шул ук вакытта бер үк күмәк хуҗалыкка караган, Салавычтан нибары өч-дүрт чакрым ара аерып торган Сәрдегән авылында: “Әле бездә сабакка да чыккан кеше юк. Бигрәк ямь-яшел бит алар, чабарга да кызганыч”, – диләр. Корыда алган бәрәңгегә җитми, диючеләр дә, 90 көне тулган, үсәсен үскән, диючеләр дә үзенчә хаклы, сабырлыгы җитеп көткәннәр дә бәрәңге ныгый гына дип ышана. Берәүләр өчен эшнең вакытында бетүе, берәүләр өчен тәме, ярмалануы мөһимрәк булып чыга. Шулай да уртак теләк бер: черемәсен генә.

 
Хәзер анысы авылларда да (һәрхәлдә, безнең якларда) ике­шәр бәрәңге бакчасы бик-бик сирәк кешедә генә. Әмма шул берсен дә күбебез техникага эшләтә. Киртекле, бүлемтекле, безнеке кебек өй янәшәсендәге бакчаның да фәкать техникага эшләргә кыен урынын гына көрәк белән казыйсы. Сабагын да чалгы белән бик сирәкләр чаба (алай чистарак кала диючеләр генә). Кемдер бензинлы чалгылар  белән, кемдер трактор җайланмасына гына чаптырта.

 
Яздан бакчалар нык каткан, бәрәңге төпләрен йомшартканда хәйран тилмергәч, яңгырлар да сирәк яуды дигән идек, әмма җирләр шактый йомшак булып чыкты (нәрсәдәдер хикмәт?). Яңгырлар сирәк яуса да, бәрәңгегә иң кирәк чакта яуды, нәтиҗәдә быел бездә бар кешенең дә бәрәңгесе уңган. Соңгы елларда мондый бәрәңге күрмәгән идек дигән кешеләр дә шактый. Үткән ел күп яралып та, фитофтороз аркасында үсә алмый калган булса, быел “Гала”, “Рокко”, “Редскарлет” сортлары әйбәт уңган. Бәрәңгене казуы да, артыннан чүпләве дә җан рәхәте. Элек күпме булса да, өй аслары мөлдерәп тулса да, авыл кешесе ел әйләнәсе шул бәрәңгене мал-туарына ашатып мәш килә иде. Хәзер исә, кертеп-чыгарып, тутырып-бушатып йөр­гәнче дип, базларга да ашарга-утыртырга җитәрлеген генә салып, калганын вакытында сату ягын караучылар күп. Бәяләр сатып алучыга күп кебек тоелса да, чыгым-мәшәкать­ләрен уйласаң, 8-10, 12 сумнар тирәсендә тирбәлү беренчеләр файдасынадыр.


Шәхси хуҗалыклар бәрәңге­нең мәйданнарын киметсә, сер түгел, күмәк хуҗалыклар да бу культурадан ваз кичеп бетерде инде. Безнең районда да быел үзен нибары өч хуҗалык үстерә. Өчесе дә – заманында шушы юнәлештә махсуслашкан, чит ил комплекслары алган, зур саклагычлар төзегән хуҗалыклар. Бер чорда иң рентабельле культура буларак кызыктырган бәрәңгенең базар шартларында бәһасезгә калуы вакытлы күренештер дип өметләнгәнгә, әлегә кадәр алар  кул селтәмәделәр дип беләм. Хәер, “Татарстан” хуҗалыгы быел аны үткән елгыдан күбрәк тә утырткан әле.


– Быел иртәләдегез әле, – дим хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллинга, гомер булмаганны август ахыры – сентябрь башында  бәрәңге казуга керешүләрен күздә тотып.


– Сораучы булганда, көннәр коры торганда казыйк дидек, – ди ул. – Быел мәйданнары да күп бит. Шулай да быел комбайннар белән генә эшләп чыгып булмасмы икән дип тырышабыз. Чүпләргә кеше чыгару бик проблемалы бит хәзер. Гомер буе мәктәп укучылары бәрәңге казу чорында төп көч булды. Алар күп тә, бик нык та эшлиләр иде. Хәзер бик мәшәкатьлегә әйләнде, рөхсәт алырга кирәк. Үткән ел ук шулай планлаштырып, сезон беткәч тә, бер өстәмә комбайн сатып алган идек. Шулай итеп өч комбайн булды. Баштагы көннәрдә икесен генә чыгарган идек, кичәгедән өчәү эшлиләр. Әле кырдагы техникаларның эше җиңеләйгәч, тагын өч тракторчыны билгеләп, төнлә дә эшләтә­чәкбез. Көндезгеләр өчесенә бер көнгә 9 гектарның бәрәңгесен җыйнап барса, төнгеләр алардан бераз чигенке эшләсә дә, вакытына сыешырбыз дип уйлыйбыз. Уңыш әлегә гектарыннан 300 центнер чыга, безнең моннан да күбрәк уңыш алган еллар булды. Яңа сортларга өметләр зурдан.


Хуҗалык бәрәңгене бүген нигездә Кукмара фермерына сата икән. Килограммын унар сумнан. 7-8 сумга сораучы бик күп, әмма безне ул бәя канәгатьләндерми, шуңа күрә андыйлар белән эшлә­мибез, диләр. Ә Кукмара фермеры биредән алып киткән бәрәңгене махсус линиядә юа-киптерә, 4-5 килограммлы һәм аннан бераз зуррак сеткаларга тутырып, Казандагы кибетләр челтәрләренә сата икән. Бәясенең, билгеле, җитештерүченекенә караганда икеләтә артыграк икәнен фаразлау кыен түгел.


– Нигә аларга сатасыз, ник үзегез дә шундый линия алмыйсыз? – дим рәискә.
– Без дә бик кызыктык, киләчәктә, бәлки, киләсе елга ук алырбыз да, әмма быел яңа мегаферма төзелеше белән андый мөмкинлек калмый. Ул линия очсыз тормый...


Менә бит, замана дигәнең авыл кешесен дә “товарный вид” ясарга өйрәтә, мин әйтәм. Үсте­релгәнне сата белү, төгәлрәге, отышлы итеп сату яшәү чыганагына әйләнеп барганда монысы да бик мөһим.


...Авыл бәрәңгедән китеп бара дип язган идем. Юк, яшьләрдә мөнәсәбәт үзгәрсә дә, өлкәннәр әле бәрәңгедән башка яшәүне күз алдына да китерми анысы. Яшьләр белән бергә яшәүчеләре бәрәңге мәйданнарын киметүгә каршы булса, япа-ялгыз көн күрүчеләре дә, иртә яздан бәрәңге үстерәм дип  мәш килгәнче, аларга ашарга бер-ике капчык бәрәңге сатып алу күпкә отышлырак та, мәшәкатьсез дә икәнен аңларга теләми: үз бакчасында үскән бәрәңгегә җитәме соң?! Әле өстәлләребездә бәрәң­ге­нең чикмәнлесе дә, чикмәнсезе дә, төелгәне-кыздырылганы да булып тора. Мичкә тәгәрәткәне генә үткәндә калды. Хәер, бик кызыкканнар аның да әмәлен таба, терлекләргә бәрәңге пешерә торган “буржуйка”ларда “көйдереп” ала, көлгә күмеп пешергәнен ашау өчен махсус табигать кочагына чыгучылар да бар. Кыскасы, әле авыл баласы бәрәңгенең кайда, ничек үскәнен дә, тәмен дә белә. Әлегә белә...

 

/Гөлсинә Хәбибуллина/

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 128, 07.09.2018/)

 

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: