Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Бала табу түгел, эшләргә дә ярамый бу хатынга» (ЯЗМЫШ)

Светлана өйләрендә бердәнбер бала булып үсте. Әнисе Рәхилә апа кибеттә эшли. Шуңа күрә беркемдә дә булмаган, иң матур киемнәр аның кызында гына иде. үзе дә матур иде Светлана. Бигрәк тә озын сары чәчләреннән ике толым үреп, күкрәгенә салса. Егетләр генә түгел, без, кызлар да артыннан карап кала идек аның.

Көнләшү дә булгандыр инде. Андый затлы киемнәр бездә юк. җитмәсә Светлана дигән исем дә авылда бүтән юк. Бик матур яңгырый кебек тоела иде ул безгә.

 
Югары сыйныфта укыганда авылның иң шәп егете Ринат озата башлады Светлананы. Алар бик пар килгәннәр иде. Икесе дә матурлар. үз-үз­ләрен тотышлары да: «Ме­нә без нинди!» — дип кычкырып тора иде кебек.
 
Светлананың теләге кечкенәдән укытучы булу иде. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укымаса да, әнисенең ярдәме беләнме, әллә үзе дә тырышлык күрсәтепме, пе­дагогия институтына барып керде ул. Хәзер алар Ринат белән атна ахырында гына очрашалар иде.
 
Егет аны каршы ала, якшәмбе көнне шәһәрдән авылга йөрүче автобуска утыртып, озатып җибәрә. өч ел шулай очрашты мәхәббәт утында янган бу пар.
 
Бер елны мәктәпкә шәф­кать туташы итеп әле яңа гына училище тәмамлаган кызны куйдылар. Күрше авыл кызы. Эшкә 20 чакрым юл үтеп килеп йөри башлады. Торырга фатир нигәдер эзләмәде, шулай аңа ошый иде бугай. ә Ринат мәктәп автобусын йөртә, балаларны трактор йөртергә дә өйрәтә иде. һиндия — шәфкать туташының исеме шундый иде, кайвакыт Ринатка утырып авылларына кайтырга күнегеп китте. Безнең мәктәпкә чит авыллардан килеп укучылар да җитәрлек иде. Ринат аларны да, һава торышы бик начар булмаса, өйләренә кайтарып куя. Мәктәпнең үзенең дә интернаты бар, ләкин балалар әти-әни­ләрен бик сагыналар иде. Көз, кыш, яз шулай үтеп китте. Ул елны Сабантуйда бергә йөрделәр Ринат белән Светлана, җитәкләшеп. Миңа нигәдер кыз тазарып киткән кебек тоелды, билләре дә өзелеп тормый иде. Авылда берәр нәрсәне яшереп буламыни, сүз таралды: «Светлана бала төшергән икән бит. Ринат, имештер, бик каты торган. «Миннән түгел ул», — дип, тавыш чыгарган. Алар үзләре генә белгәндер инде нәрсәнең ни икәнен. Рәхилә апа Ринатның әнисенә дә барып караган. Ләкин ул да улын үгетли алмаган. Киресенә каткан Ринат.
 
Салкын җилле көннәр баш­лануга һиндия белән Ринатның туйлары булды. әллә ниләр кыланмадылар алар. Купшы туй уздырмадылар. Ринатның мөмкинлеге булса да.
 
Ринатның әнисе Һиндияне беренче көннән үк яратмаган. Ул бит килене итеп бүтән кызны көткән кеше. Тавышларына кадәр чыккан зәһәрлеге каенананың.
 
Яшьләр бер атнадан ук төп йорттан чыгып китеп, аерым яшәп карадылар. Аннан бөтенләй Казанга китеп бардылар. Ул вакытта шәһәрдә фатир алу мөмкинлеге бар иде.
 
Светлана бер елдан институт тәмамлап, тулай торакка комендант булып урнашты. Хурланды бугай ул авылга кайтырга. Бик сирәк күрдек без аны. Кияүгә дә чыккан диделәр. Ләкин кияве белән бер тапкыр да авылга кайтмады ул.
 
Бервакыт Светлана вафат икән дигән шомлы хәбәр ишетелде. Башта ышанмадык. Бары әнисе гәүдәсен алып кайтып җирләгәч кенә, аңга килдек.
 
Хәлләр болай булган икән. Светлананың, чыннан да, ире булган. Ул аннан кыз бала тапкан. Ләкин аның сәламәтлеге шулкадәр какшаган булган, табиблар: «Йөрәге бик начар, бала табу түгел, эшләргә дә ярамый бу хатынга», — дип әйткән булганнар.
 
Фаҗига буласы көнне (алар тулай торакта яшәгәннәр) Светлана ашарга ипи дә юклыгын күреп, 5 айлык баласын йоклатып, кибеткә чыгып киткән. Халаттан, өй башмагыннан. Учына акча алып. Урамга чыгуга хәле начарланган, ул аңын югалткан. «Ашы­гыч ярдәм» килгәндә инде соң булган. ә бит кесә телефоннары юк вакыт. Бала нишләп беткәндер. Ишекне ватып кергәнче шактый вакыт узган.
 
Светлананың баласын әнисе авылга алып кайтып карады. Ничек чыдады икән ул бу хәсрәткә?
 
Ә бит барысына да бер генә кеше гаепле. Йөргән кызының башын әйләндереп, вәгъдәләр биреп, баласын үзенеке дип кабул итмичә зур тетрәнүләр ясап, Светлананы сырхау иткән Ринат. әнисез калган сабый нишләр? Кызлар әниләренең язмышын кабатлый диләр. Кыз бала балигъ­лык яшенә җиткәндә Рәхилә апа да гүр иясе булды. Ходай Тәгалә кемгәдер — бәхет-шатлыкны, кемгәдер хәс­рәтне өеп бирә. Тигезлек юк.
 
Алмазия ГАТИНА. Казан. 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://pixabay.com/photo-1209046/

---
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев