Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия кибетләрдә аш тозы бетәчәк..

Киләсе елдан кибетләрдә аш тозы (поваренная соль) сатылмаячак. Бу хакта "Российская газета" язды.

Киләсе елдан кибетләрдә аш тозы (поваренная соль) сатылмаячак. Аны "ризык тозы" (соль пищевая) алыштырачак. Бу 1 сентябрьдә гамәлгә кергән ГОСТка бәйле, дип яза "Российская газета".

"Поваренная" термины продуктның характеристикасына туры килмәве аркасында гамәлдән чыгарылды, дип аңлата газета. Элек тозны суны корытып ясаганнар, ә хәзер башка технология кулланалар.

Яңа кагыйдәләр буенча, товарның атамасы аның сыйфатына туры киләчәк. Мәсәлән, йодлаштырылган тоз сатуда кала, дип аңлатканнар "Руспродсоз" ассоциациясендә.

"Руспродсоюз" яңа канунның тоз бәясенә дә, кибетләрдә булуына да берничек тә тәэсир итмәячәге хакында искәртә.

 

Фото: pixabay.com

intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев