27 сентябрь 2017 яңалыклары
-
"Быел 60 мең сумлык яшелчә, җиләк-җимеш саттым"
"Иртән торуга бакчама йөгереп чыгып китәм. Бөтен дөньямны онытып, чумып, тәмен белеп эшлим бакчада", - ди Әлмәт районы Кәләй авылында яшәүче Татьяна Егорова. Кәсепне яратып башкаргач, нәтиҗәсе дә күз алдында шул.
-
1 гыйнвардан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
Хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннән 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк.
-
Тәслия әби: “Егетләр дә яныма килеп фотога төшә башлады”
Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби белән Язкәр бабай Җиһаншиннарны белмәгән кеше юктыр бүген. Җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең "Кил-кил" һәм "Ай-яй-яй" клипларында төшеп, бөтен Татарстанга танылды алар. Тормышта да нәкъ клиптагыча икән үзләре. 80 яшьлек Тәслия әби - шундый ук үткен, җор телле, сүзгә кесәгә кермәс, баскан...
-
Без өйдә юк, иркенләп урлагыз...
Республикада быелның сигез аенда 10350 урлашу очрагы теркәлгән.
-
Тавык ите белән яшелчә запеканкасы (рецепт).
Бик тиз һәм җайлы пешерелә торган яшелчә запеканкасы рецептын тәкъдим итәм. Уртача табага бер тавык түше, 1 уртача суган, уртача зурлыктагы бәрәңге, бер уртача ташкабак, ике помидор, каймак һәм каты сыр кирәк булачак. Табаны майларга, тавык түшен буйга кисәргә һәм кисәкләргә турап табага тезәргә, өстенә ярымбоҗралап суган салырга, тоз һәм...
-
Йозак артында үткән ана язмышы [булган хәл]
Язгы җил чәчләрне назлый. Кояш нурлары йөрәк түрләренә үтеп яңа хисләр уята, хыялларны яңарта. Мөслимә читтән балаларның бакчада уйнаганын күзәтә. Алты бөртек алар аның: барсы да газиз, барсы да кадерле. Әнә тормыш иптәше дә эштән кайтып җитте. Хатын-кыз өчен шул бәхет түгел мени? Мөслимә ирен кочаклап алам дигән иде, кинәт...
-
Буа районында җир убылган: «Бу – Буага да куркыныч яный дигән сүз»
Буа районы басуында җир убылган. Моны "була торган хәл" дип бәяләүчеләр дә, "Шәкүр карак"ның җир астындагы бункерлары ишелгән дип юраучылар да бар. Ә галимнәр исә моңа кул селтәмәскә куша, бер убылып күрсәткән җир, тагын убылырга, шәһәргә зыян салырга мөмкин, диләр.
-
Шәмәрдән зиратында өмә үтте [фотолар]
-
Илсөя Бәдретдинова: «Бу сүзләрне язган кешене әйтәм әле... Үзәгенә үткән инде»
"Шәһри Казан" газетасы Илсөя Бәдретдинова белән берлектә телевидение өчен ролик төшерде. Илсөя Бәдретдинованың гастрольләр графигы тыгыз булса да, ул вакытлы матбугатны карап барырга вакыт таба.
-
Ана дип әйтергә тел әйләнми: баласын 20 ел чылбырга бәйләп тоткан [+видео]
Бу көннәрдә Әзербайҗанда башка сыймаслык коточкыч хәл турында мәгълүм булган. Анда бер хатын улын 20 ел буе эт шикелле бәйдә тоткан. Бу хәл көтелмәгәндә - "Сине эзлим" тапшыруын төшергәндә ачыклана. +