Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тавык ите белән яшелчә запеканкасы (рецепт).

Бик тиз һәм җайлы пешерелә торган яшелчә запеканкасы рецептын тәкъдим итәм. Уртача табага бер тавык түше, 1 уртача суган, уртача зурлыктагы бәрәңге, бер уртача ташкабак, ике помидор, каймак һәм каты сыр кирәк булачак. Табаны майларга, тавык түшен буйга кисәргә һәм кисәкләргә турап табага тезәргә, өстенә ярымбоҗралап суган салырга, тоз һәм...

Бик тиз һәм җайлы пешерелә торган яшелчә запеканкасы рецептын тәкъдим итәм.

Уртача табага бер тавык түше, 1 уртача суган, уртача зурлыктагы бәрәңге, бер уртача ташкабак, ике помидор, каймак һәм каты сыр кирәк булачак.

Табаны майларга, тавык түшен буйга кисәргә һәм кисәкләргә турап табага тезәргә, өстенә ярымбоҗралап суган салырга, тоз һәм борыч сибәргә, боҗралап туралган бәрәңгене тоз салып болгатырга һәм суган өстенә салырга, ярты стакан кайнаган су салырга, шакмаклап туралган ташкабакка һәм помидорга тоз салып каймак белән болгатырга һәм бәрәңге өстенә салырга, каймакны мулдан салу зарур, ул ризыкны сусыл итәчәк. Пешеп чыгар алдыннан сыр уарга да өсте кызарып килгәнче газ мичендә тотарга.

Реклама

Яшелчә запеканкасы кичке аш өчен дә җиңел ризык булачак. Рәхим итеп яңа пешкән ризыктан авыз итү өчен өстәл тирәли җыеласы гына кала.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев