Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тәслия әби: “Егетләр дә яныма килеп фотога төшә башлады”

Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби белән Язкәр бабай Җиһаншиннарны белмәгән кеше юктыр бүген. Җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең "Кил-кил" һәм "Ай-яй-яй" клипларында төшеп, бөтен Татарстанга танылды алар. Тормышта да нәкъ клиптагыча икән үзләре. 80 яшьлек Тәслия әби - шундый ук үткен, җор телле, сүзгә кесәгә кермәс, баскан...

Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби белән Язкәр бабай Җиһаншиннарны белмәгән кеше юктыр бүген. Җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең "Кил-кил" һәм "Ай-яй-яй" клипларында төшеп, бөтен Татарстанга танылды алар.

Тормышта да нәкъ клиптагыча икән үзләре. 80 яшьлек Тәслия әби - шундый ук үткен, җор телле, сүзгә кесәгә кермәс, баскан җирдә ут чыгара! Аның әйткән һәр сүзе татар халык мәкален алмаштыра. 84 яшен тутырган Язкәр бабай исә, бераз тынычрак, карчыгы сөйләгәндә елмаеп кына утыра. Ә иң мөһиме: икесе дә кунакчыл һәм бик гади. Капка төбенә чыгып каршы алуларына кадәр якын булды. Әйтерсең, шәһәрдән кунакка оныклары кайткан. Аркадан да сөйделәр, "кара, син нәкъ безнең оныкка охшагансың", дип туганнарыдай якын күрделәр.

Авылга кайтыр алдыннан Салават: "Аларда бик рәхәт, китәсең дә килмәячәк", - дигән иде. Чыннан да, йортларында күңелне тынычландыра торган җылы атмосфера хөкем сөрә.

- Күп итеп сөйләрмен дип сүзләр әзерләп куйган идем. Онытылды бит. Сөйлә, әйдә, бабай, - дип Тәслия апа башта бераз югалып калгандай итте. Ләкин үзен тиз кулга алды. - Мин тумышым белән Бөгелмә районының Яшәр авылыннан. Бу якларга килен булып төшкәнемә тиздән 60 ел тула. Бабай белән биш бала: бер кыз, дүрт малай үстердек. Олы кызыбыз белән улыбыз да бүген монда әле. Дүрт малай да армиядә хезмәт итеп кайтты. Кемгә тия әле андый бәхет! Почет белән киттеләр, почет белән кайттылар, Аллага шөкер. Кызганыч, бер улыбыз вафат... Булдыра алганча сөйрәдек инде тормышны. Ул вакытта ясле юк. Акчага кытлык. Башкаларның эштән кайтышка өендә көтеп торучы каенаналары бар иде хет. Миңа самавыр куеп торучы да булмады. Биш баланы да карарга кирәк бит әле. Мичкә утын яга торган чаклар. Газ юк. Безнең авылга соң гына керде ул. Өйдә хәзер газ бар үзе, куллана гына белмибез. Азнакайда яшәүче улыбызга шалтыратып: "Айрат, кайт, кызу, сүндерергә кирәк. Кайт, өй суынды", - дип чакырып кына торабыз.

Бабай 12 ел тракторда, аннан бригадир булып та эшләп алды. Фермада да кайнашты. Бергәләп көтү дә көттек. Дүрт аяклы ат артыннан калышмый идем. Бөтен мал урманга кереп таралыр иде. Ике көтүгә 200 баштан артык сыер. И-и, нужалар күрелде инде. Пенсиям генә әз чыкты - 7700 тирәсе. Әле ярый, бабайныкы бар. Шөкер итсәк, бөтен җиргә җитә. Язкәр әле дә ат тота. Тавык-чебеш асрыйбыз. Бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәбез. Җәен җиләккә йөрергә яратам. Сәламәтлекләр генә бетте. Икебезнең дә күз күрми. Бабайның күзенә, минем эчәкләремә операция булды.

"Бер ай гына йөреп өйләнештек"

- Ничек танышкан идегез? - дим әби белән бабайга.

- Көтмәгәндә булды ул. Язкәрнең армиядән кайткан чагы. Матур, озын егет. Минем авылда аның дус малае яши иде, шуның янына кунакка килгән булган.

- Кунарга дип тә бармаган идем, - дип сүзне Язкәр бабай эләктереп ала. - Иптәш малай "кал" дип кыстагач, каршы килмәдем. Клубка чыктык. Тәслия белән таныштык та, берничә көн озата кайттым. Өйләнешүебез дә тиз булды. Бер айдан соң кулын сорарга бардым. Эшне тиз тотуның сәбәбе дә бар. Армиядән кайту белән тракторга эшкә кердем. Шулай бервакыт әни кер юа. Хезмәттән кайткан егетнең чиста йөрисе килә бит инде, кызлар да каратасы бар. Әнигә: "Күлмәкнең якасы белән җиңен ныграк ю әле", - дим. Ә ул киемемне идәнгә атты да бәрде: "Картайдым инде, улым, кулның көче юк. Өйлән!" - ди уфтанып. Гаиләдә иң олы бала идем. Ике энем бар. Нәрсә эшләргә? Әнине дә жәллим. Күпне күрде... (Бу урында Язкәр бабайның күзләре яшьләнеп алды - авт.). Менә шулай итеп икенче тапкырында ат җигеп Тәслиянең кулын сорарга киттем. Әнисе: "Бирмим әле, яңа гына малайны өйләндердем", - ди. "Бирмәсәң, урлап алып китәм", - дип мин дә нык тордым. Утырып чәйләр эчтек тә ризалыгын алдык.

- 1958 елның 13 мартында кыңгыраулы атка утырып, язгы пычракта килен булып төштем, - дип дәвам итә Тәслия әби. - Ул вакытта 20 яшь тулмаган иде әле миңа. Төп нигездә бер ел гына тордык. Язкәрнең энеләре өйләнә башлады. Безгә башка чыгарга туры килде. Гомәр исемле ялгызы гына гомер иткән бабай безне үзенә йортка кертте. Бик матур яшәдек. Риза-бәхил булып китте.

Язкәр бабай солдат вакытларын озаклап, тәмләп сөйләргә ярата. Биш ел Германиядә хезмәт итә ул.

- Майның 20ләрендә отпускка җибәрделәр. Матай алам да, артка яраткан кызымны утыртып йөрим дип хыялланып авылга кайтам үземчә. Кайтып төшсәм, йорт таушалган, баш ишеккә тия. Юк, Язкәр, матайны уеңнан чыгарып ат! Өй хәстәре күр, дидем. Осталар табып, колхоздан буралар алып, өйне яңартып киттем. Аннан "морҗа чыгарасы бар иде" дип әнидән хат килеп төште. Армиядәге иптәшләргә: "Егетләр, акча биреп торыгыз. Әкренләп түләрмен", - дип ярдәм сорадым. Шулай итеп, герман акчасы җибәреп, әниләрне морҗалы да итеп куйдым.

- Тормышта кайсыгыз кызу холыклы?

- Икебез дә, - ди Тәслия әби. - Ләкин мин бабайны басам. Күбрәк үзем башлап йөрим. Хәтере дә начарланды. Мин инде үткен булдым. Бирсәләр алам, бирмәсәләр тартып алам. Тормыш иткәндә сабырлык кирәк, сабырлык.

"Яшь чагым булса, авылда калмас идем"

- Тәслия әби, популяр булу рәхәтме?

- Ничек кенә! Кеше арасына керү - үзе ни тора! "Клипта төште дә, әллә кем булды" диючеләр дә бар. Мин бит әллә кем булып, "мине төшерегез әле" дип йөрмим. Үзләренә ошагач, каршы килмәдек. Мәскәүгә чакырсалар, анда да барабыз! Салават белән Гүзәлем безгә яшәргә дәрт бирде. Күңелләрне күтәреп җибәрделәр. Вакытлары булган саен кунакка кайтып китәләр. Гел мокыт булып кына яшәп булмый инде. Әле бүген Азнакайга баргач та, яшь егетләр яныма килеп, фотога төште.

- Җырчылар белән ничек танышуыгыз турында сөйләгез әле?

- Бабай белән ат җигеп, печәнгә барышыбыз иде. Сабантуй була торган урында Салават белән Гүзәлем клип төшереп йөри. "Артистлар белән кызыксынып торам, сезне дә таныйм", - дип яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Салават телефонына да төшереп алды. Аны интернетка куйган. Безне бик ошаткан халык. "Клипта төшер" дигәннәр.

- Съемкалар ничек узды?

- Залдагы караватларны чыгарып аттык. Бушаттык. Мәш килдек. Бөтен балалар качып карап торалар. Төшерүче: "Оялмагыз", ди. "Оялуын оялмыйм да, ләкин әйтәсе сүзне әйтеп булмый", дим. Беренче клипта Салаватның башына сугып алырга да куштылар бит әле...

- Артистлар белән кызыксынасызмы?

- Бөтенесен яратам! Туганым кебек якын алар миңа. Менә шушы өйгә барысын да шыплап тутырып, урталарында рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр идем. Кайгылы чакларымда да аларны тыңлап юанам. Хәмдүнәне бигрәк тә үз итәм. Әйтәсе сүзен кистереп әйтә белә. Азнакайга концертларга да йөреп торам. Җырчылар янына барып, фотога төшәм. Яшь чагым булса, авылда калмас идем. Шәһәргә китеп, сәхнә кешесе булыр идем. Илдәге бөтен яңалыктан хәбәрдар мин. "Таяну ноктасы", яңалыклар - берсен дә калдырмыйм. Экранның бу ягыннан катнашып та утырган булам. Ишетмиләр генә. Җырлый башласалар, кушылып биим. Бабайны да танцыга чакырам. Күңелле яшибез. Балалар гел хәлебезне белеп тора, кияү-киленнәрдән дә уңдык. Хәзер инде онык, оныкчыкларның уңышларына куанып гомер итәбез.

Әңгәмәбезгә Җиһаншиннарның олы уллары Альберт абый сүзгә кушылды:

- Миңа 56 яшь. Чаллыда яшим. Отпускта авылга кайттым менә. Әти белән әнинең популяр булып китүләренә үзем дә аптырыйм. Чаллыдагы танышлар да: "Телевизордан әниләрегезне күрдек әле", - дип әйтеп кенә тора. Рәхәт!

Тәслия әби белән Язкәр бабайның олы кызлары - Әлфия апа да шушы авылда яши икән. 58 яшен тутырган. Чаллыдан кайтып, шушында йорт җиткергәннәр. Ире белән өч бала үстереп, инде үзләре дә сигез оныкка әби белән бабай булганнар.

- Шундый "боевой" әти-әнием булу белән горурланып яшим. Алар янына төшеп, чәйләр эчеп, сөйләшеп, юанып менәм. Авылда минем кебек бәхетле кеше юктыр, - ди Әлфия апа.

80не ваклаган Тәслия әби белән Язкәр бабай тагын бер яклары белән шаккатырды мине: Сабантуй уеннарында да беренчелекне бирмиләр икән. Тәслия әби көянтә-чиләк асып, капчык киеп ярышларда катнашса, Язкәр бабай ел саен көрәшкә чыга ди.

- Ходай исәнлекне бирсен дә, бер-беребездән аермасын. Бабай шундый зур иптәш, - ди әби.

Менә шундый көр күңелле кешеләр белән очрашып кайттык. Яннарыннан китәсе дә килмәде. "Әллә кунып кына каласызмы соң, эх, рәхәтләнеп төне буе сөйләшеп чыгар идек", - диде Тәслия әби.

  • Кызлары Әлфия һәм уллары Альберт янәшәсендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев