Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Быел 60 мең сумлык яшелчә, җиләк-җимеш саттым"

"Иртән торуга бакчама йөгереп чыгып китәм. Бөтен дөньямны онытып, чумып, тәмен белеп эшлим бакчада", - ди Әлмәт районы Кәләй авылында яшәүче Татьяна Егорова. Кәсепне яратып башкаргач, нәтиҗәсе дә күз алдында шул.

Нәрсә генә үсми Егоровлар бакчасында: виноград, төрле сорт кура җиләкләре, кара бөрлегән, кольраби, ике теплица тутырып помидор-кыяр... Кәбестәнең генә биш төрлесен санадым - кытай кәбестәсе, кызыл һәм төсле кәбестә, брокколи, ак кәчәнле кәбестә. Хуҗабикә һәр үсемлеге янына туктап, һәркайсы турында сәгатьләп сөйләргә әзер. Бакчачылык буенча үзе бер энциклопедия ул. Җиләк-җимеш яки яшелчә үстергәндә берәр сорау туса, хәзер аның телефон номерын гына җыям. Үстерү генәме соң, Татьяна апа мул уңышын иртә таңнан базарда сатып кайтырга да өлгерә.

- Авылыбыз Әлмәттән ерак түгел, 15 чакрым тирәсе, - ди Татьяна апа. - Иртә белән теплицадан помидор белән кыяр, бераз җиләк җыям да ирем Николай белән машинага утырып китәбез. Базарга керү урынында, халык күп йөри торган җирдә сатабыз. Помидорның килосы - 150, кыярныкы 70-80 сумнан йөри. Базарда йорт помидоры тәкъдим итүчеләр күп түгел, шуңа күрә тиз сатыла. Кайберәүләр хәтта бәясен сорап тормыйча да алып китә. Кура җиләгенең ике литрын 500 сумнан җибәрәм. Кара бөрлегән дә нык уңды, берсе-берсе 15-20 грамм. Аларның стаканын 100 сумнан сатармын дип торам. Былтыр барлыгы 40 мең сумлык яшелчә, җиләк-җимеш саткан булсам, быел 50-60 мең тирәсе җыелгандыр. Иш янына куш дигәндәй, пенсия янына бераз өстәмә булып тора. Узган ел җир җиләге җыеп саттык, тау битләреннән шактый үрмәләргә туры килде. Ирем белән иртәнге дүрттә чыгып китәбез, ә сигезгә инде ике чиләк җиләкне сатып, өйгә кайтып җиткән булабыз. Былтыр биш литры 400 сумнан йөри иде, быел 800дән дә төшмәделәр. Ә каен җиләгенең литры 500 сум безнең якларда. Быел җир җиләген үзебез өчен генә җыйдык, эсседә әлсерәп, берәмтекләп җыйган җиләк өчен бәясен азсындык. Үзебезгә дә күп кирәк бит, җир җиләген генә дә кышка биш чиләк туңдырам. Суыткычым помидор, брокколи, төсле кәбестә, төрле җимешләр белән шыплап тула - кышкы суыкларда шулар белән сыйланып яту ничек рәхәт бит!

Татьяна Егорова җәен шулай бакчада мәш килә, кышын чаңгыда шуа, яз-көз айларында Скандинавия йөреше белән мавыга. Кыскасы, тик утырырга вакыты юк. Ире Николай Егоров та килешкән - ул өйдәгеләрне тәмледән-тәмле ризыклары белән сыйлап тора. Аларда кунак булган арада Николай абыйның үзе тотып кайтып кыздырган балыгы, үзе җыеп тозлаган гөмбәсе, яшелчә ашы, тәмле коймаклары белән сыйландым. Телеңне йотарлык! Бу кадәр оста пешерүче ир-атны күргәнем юк иде.

- Мин һөнәрем буенча аш-су остасы, Коля машина йөртүче булып эшләде, хәзер икебез дә лаеклы ялда, - дип сүзен дәвам итә Татьяна апа. - Тик аш бүлмәсендә хәзер дилбегә ирем кулында. Бакчадан керүемә, әллә ничә төрле ризык пешереп куя ул. Өстәлләр сыгылып тора. Авыз итүдән баш тартып булмый - кыстарга керешә. Дөресен генә әйткәндә, әгәр аш-су бүлмәсендә үземә генә кайнашырга туры килсә, яраткан шөгылемә - бакчама вакытым да калмас иде. Бу яктан Коля белән бер-беребезне тулыландырып торабыз. Ул - өйдә, мин - бакчада. Ял көннәрендә Әлмәттән гаиләләре белән улларыбыз Андрей белән Валера кайта. Бергәләшеп шау-гөр киләбез - күңелле дә соң! Биш оныгыбыз тормышыбызны тагын да ямьләндереп, бизәкләп җибәрә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев