Радио һәм телевидение яңалыклары
-
29 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә “Әнием-кадерлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә
“Әдәби алан” проектында катнашучы Саба урта мәктәбенең 4 “А” сыйныфында укучы егетләрнең әниләренә багышлап “Әнием-кадерлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
-
Кичә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда “Кабак бәйрәме” булып узды.
Әлеге кабак бәйрәмен «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе белән берлектә Татарстан республикасы рәссамнәр берлеге уткәрде. Безнең «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе 21 ел инде бакчадагы яшелчәләрнең һэм җилэк - җимешләрнең патшасы булган кабакка мәдхия җырлап зур бәйрәм уткәрә.
-
Специалист АО «Транснефть – Прикамье» победил в республиканском конкурсе в сфере качества продукции и услуг
Инженер по метрологии АО «Транснефть – Прикамье» Айрат Бухарин одержал победу на региональном этапе Всероссийского конкурса «100 лучших товаров России» - в ежегодном конкурсе «Лучшие товары и услуги Республики Татарстан».
-
🎸Бүген, 27 нче ноябрь - гитара көне!🎸
🎸Гитара — озын муенлы, сигезле цифрына охшаш корпус-резонаторы булган, кыллы чиртеп уйный торган музыка коралы. Романс, блюз, кантри, фламенко, рок, метал, джаз кебек бик күп музыка стильләрендә кушылып уйнаучы яки ялгыз башкарылучы музыка коралы. XX нче гасырда уйлап чыгарылган электр гитарасы киң күльтурага көчле йогынты ясый.
-
Ак Барс Банк разыгрывает 1 000 000 рублей и 10 призов по 30 000 рублей
Ак Барс Банк запустил акцию «Миллион ко вкладу», которая даст шанс клиентам банка стать обладателями денежных призов.
-
Иштуган мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ачты.
Авыл халкы бу шатлыклы вакыйганы зарыгып көтте. Иштуганлылар җырга-моңга гашыйк халык,алар концерт-спектакльләрне бик яраталар.
-
АО «Транснефть – Прикамье» определило победителей международной научно-технической конференции молодежи
В АО «Транснефть – Прикамье» завершился первый тур международной научно-технической конференции молодежи (МНТКМ) ПАО «Транснефть». В мероприятии приняли участие 83 сотрудника районных нефтепроводных управлений (РНУ) компании. В ходе конкурсной программы было озвучено 89 докладов, прошедших отборочный тур в пяти филиалах предприятия и аппарате управления.
-
Республика муниципаль берәмлекләрдә эшчеләр арасында спартакиада дәвам итә.
Бүген «Сабантуй» спорт комплексында республиканың авыл районнары башлыклары, аларның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре катнашында бильярд ярышлары тәмамланды. Ярышларда 10нан артык район вәкиле катнашты.
-
Бүген Саба район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слеты булып узды.
Анда хуҗалыклардан иң-иң алдынгылар катнашты. Кыр батырларын Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин тәбрикләде.
-
Кичә Сабаның Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан әниләргә бәйрәм концерты бүләк иттеләр.
Үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Бүген «Дулкын» радиосында «Мәктәпләр тормышыннан» дип аталган тапшыруда Сабаның сәләтле балалар мәктәбеннән укучылар катнашты.
Бүген «Дулкын» радиосында «Мәктәпләр тормышыннан» дип аталган тапшыруда Сабаның сәләтле балалар мәктәбеннән укучылар катнашты.
-
Бүген Шәмәрдәндә яшәүче Нурия әби Шайдуллинага 101 яшь тулды. Ул районда иң өлкән кеше.
Нурия әбине тәбрикләгәндә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов,Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев,социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова килделәр. Нурия әби - район җитәкчеләрен бик сөенеп каршы алды. Үзенең яшьлеге,гомер юлы,тормышы турында сөйләде. Җырла та күрсәтте. Әбекәй күзлексез күрә,хәтере яхшы,зиһене шәп!
-
Байлар Сабасы урамнарында үсеп утыручы әлеге матур агачларны кышка әзерлиләр.
Аларның үсеп киткән ботакларын кисеп,матурлап куялар. Бу эштә Саба торак - коммуналь хуҗалыгы эшчеләре намуслы хезмәт куя.
-
📺21 ноябрь - Бөтендөнья телевидение көне!
📺21 ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне. Бу өлкәдә эшләүче коллегаларыбызны, кадрдагы һәм кадр артындагы барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Олы Нырты авылында гомер итүче Валиева Мәрьям Рахимҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Валиева Мәрьям Рахимҗан кызы 1934 елның 20 ноябрьенда Саба районы Олы Нырты авылында туа. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. 10-11 яшендә Мәрьям Рахимҗан кызы олылар белән бер рәттән басуда бәрәнге чүпләшә, фермада терлекләр караша. 7 класстан соң колхозда торле эштә эшләп йөрий башлый. “Саба” совхозыннан пенсияга чыга. 22 яшендә Олы Нырты җегете Валиев Миндрахманга кияүгә чыга. Ире белән 5 бала үстереп аякка бастыралар. Аларның һэркайсысы бу тормышта үз урынын тапты. Мәрьям апаның 9 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Хәзер Мәрьям апа үзенең кече улы Хәйдәр һәм килене Энже белән Олы Нырты авылында яши.