Скандинавия йөреше-Сәламәтлеккә юл!
22 июль көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрде.
«Балкыш» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә үткәрелгән чара әлеге спорт төре белән танышырга теләүчеләрне берләштерде.
Скандинавия йөреше организмны кислород белән нәтиҗәлерәк туендырырга мөмкинлек бирә, авырлыкны киметергә ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары системасының эшен һәм буыннарның торышын яхшырта. Мастер-класста катнашучылар хореография укытучысы Лилия Свищеваның лекциясен игътибар белән тыңладылар һәм тиешле киңәшләр алдылар.
Алар кул һәм аяклар хәрәкәтенең дөрес техникасы, скандинавия йөреше өчен уңайлы аяк киеме һәм таяк сайлау турында белделәр. Мастер-класс тәэсирләр алмашу һәм алдагы даими тренировкалар мөмкинлекләре турында фикер алышу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев