Мәртен авылында яшәүче Шарапова Рәхилә Габдулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Шарапова Рәхилә Габдулла кызы 1935 нче елның 25 нче июлендә Саба районы Мәртен авылында Габдулла белән Маһикамал гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.
Мәртен авылында яшәүче Шарапова Рәхилә Габдулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Шарапова Рәхилә Габдулла кызы 1935 нче елның 25 нче июлендә Саба районы Мәртен авылында Габдулла белән Маһикамал гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шул сәбәпле ул Мәртен сигезеллык мәктәбендә дүрт класс белем алып, унике яшендә колхозда хезмәт куя башлый. 1953 нче елда Мәртен авылындагы мәктәпкә техник хезмәткәр булыш эшкә урнаша, аңа ул елларда бик авыр хезмәт куярга туры килә. 1961 нче елда Мәртен авылы егете Шарапов Рәис Мишәрәф улы белән гаилә корып, парлы тормыш юлын башлап җибәрәләр. Озак та үтми, аларның гаиләсендә бер-бер артлы өч кыз дөньяга килә. Балаларын матур, тату гаиләдә, төпле белем биреп, күркәм тәрбия белән үстерәләр. Кызларына тормышта үз юлларын табуда киңәшче, олы терәк булалар. 1961 нче елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы колхозда тырыш хезмәт куя Рәхилә апа. Озак еллар эшләү дәверендә куйган авыр, фидакәрь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Рәхилә апа тормыш иптәше Рәис абый белән Мәртен авылында, төп нигездә уртанчы кызлары Илсөяр тәрбиясендә гомер кичерәләр. Яшьлек еллары авыр вакытларга туры килсә дә, Рәхилә апа белән Рәис абый тормышларын үз куллары белән булдырып, тырыш хезмәт белән 64 ел матур, үрнәк гомер юлы үтеп, балалары, онык- оныкчыкларының яратуында, кадер- хөрмәтендә бәхетле, матур картлык кичерәләр. Алар бүгенгесе көндә дүрт онык, ике оныкчыкның яраткан, кадерле, сөекле әби белән бабасы.
Хөрмәтле Рәхилә апа!
Сезне ихластан гомер бәйрәмегез, 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телибез. Ничә яз, җәй, көз һәм кыш-шушы еллар эчендә җилле, давыллы, буранлы, янгырлы көннәрегез дә, кояшлы, аяз, җылы һәм матур көннәрегез дә аз булмагандыр. Борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне, үз аякларыгызда йөреп, тынычлыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында, хәләлегез Рәис абый белән бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә яшәп үткәрергә насыйп булсын.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Үткән еллар матур гомер дисез
Борчылмагыз узган елларга.
Исәнлекне күбрәк бирсен ходай
Иминлеклэр бирсен елларга.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Кильдебәк авыл җирлеге, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм Мәртен хуҗалыгы җитәкчесе Әскәр Габтрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев