30 октябрь 2025 яңалыклары
-
«Дулкын» радиосының «Мәктәпләр тормышыннан» тапшыруында бүген Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары чыгышы булды.
Алар үз мәктәпләренең яңалыклары, бүгенге яшәеше турында эчтәлекле мәгълүматлар җиткерделәр.
-
Бүген 30 октябрь көнне илебездә тренер көне билгеләп үтелде.
Фехтование буенча тренер Ильясов Радик Мөдәррис улының эшчәнлеге, укучылары белән «Саба дулкыннары» телевидениесын караучыларны иртәгә, 31 октябрь көнне 17 сәгать 30 минутта таныштырырбыз.
-
Саба районында Түбән Кама-Казан участогы буенча этилүткәргечне реконструкцияләү эшләре актив алып барыла.
Районда трассаның озынлыгы-27,4 км.
-
25 октябрьдә Саба районының Явлаштау авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде.
Явлаштау мәчетенең үзенчәлеге шунда: аның барлыкка килгәннән бирле ишекләре ябылмаган, манарасы совет чорында да зыян күрмичә сакланып калган.
-
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Саба урта мәктәбе МХО зонасында хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларга ярдәм акциясе оештырды.
Бу ярдәм һәр көн алгы сызыкта кыенлыклар белән очрашкан Ватанны саклаучыларыбыз өчен аеруча кирәкле һәм кадерле.