Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында Түбән Кама-Казан участогы буенча этилүткәргечне реконструкцияләү эшләре актив алып барыла.

Районда трассаның озынлыгы-27,4 км.

Саба районында Түбән Кама-Казан участогы буенча этилүткәргечне реконструкцияләү эшләре актив алып барыла. Участокта “Нова” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 228 белгече һәм 79 техникасы эшли. Районда трассаның озынлыгы-27,4 км. 24,6 км торба эретеп ябыштырылган, шуның 22,2 километры траншеягә салынган һәм 20,35 километры күмелгән. Торбаларны салу Татар Икшермәсе, Югары Шытсу, Сатыш, шулай ук Казан-Шәмәрдән автомобиль юлы һәм Оет авылы янында төгәлләнгән. Этилүткәргечне реконструкцияләү - Саба районы һәм бөтен Татарстан үсешенә өлеш кертү. Эшләр график буенча сыйфат һәм куркынычсызлык контроле астында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев