25 октябрьдә Саба районының Явлаштау авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде.
Явлаштау мәчетенең үзенчәлеге шунда: аның барлыкка килгәннән бирле ишекләре ябылмаган, манарасы совет чорында да зыян күрмичә сакланып калган.
25 октябрьдә Саба районының Явлаштау авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Чараның беренче өлеше Мәдәният йортында узды. Явлаштау мәчетенең үзенчәлеге шунда: аның барлыкка килгәннән бирле ишекләре ябылмаган, манарасы совет чорында да зыян күрмичә сакланып калган. 2016 елдан бирле мәчет имамы вазифаларын Инсаф Галимҗанов башкара.
Авыл халкын һәм мәчеткә йөрүчеләрне Татарстандагы барлык мөселманнар исеменнән Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев котлады. Ул мөселманнарга үз нәсыйхәтләрен бирде һәм һәр мөселман тормышында мәчетләрнең мөһимлеген ассызыклады.
Чарада шулай ук Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Ислам кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Зиганшин, Теләче районы имам-мөхтәсибе, төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Радиф хәзрәт Тимергалиев та катнашты. Кунаклар бу тарихи мәчет халыкка тагын күп еллар хезмәт итсен дигән чын күңелдән теләкләрен белдерделәр.
Чара мәчеттә өйлә намазы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев