30 май 2024 яңалыклары
-
Республикада 5 июньгә кадәр “Игътибар-балалар!” профилактик акциясе үтә.
1 июнь – Балаларны яклау көне булачак. Бәйрәм белән бергә мәктәп укучыларының көтеп алган җәйге каникуллары башлана. Алда озын яллар, җылы җәй көтә дигән мәгълүмат күңелле әлбәттә. Ләкин, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бу уңайдан республикада 5 июньгә кадәр “Игътибар-балалар!” профилактик акциясе үтә.
-
Для чистоты и безопасности
Молодые специалисты Казанского районного нефтепроводного управления АО «Транснефть — Прикамье» приняли участие в традиционной природоохранной акции «Чистые леса Татарстана». Волонтеры предприятия навели порядок на лесной территории Лаишевского района республики.
-
Байлар Сабасының «Олимп» стадионында 2015-2016 нчы яшьүсмерләр арасында футбол буенча районара турнир булып үтте.
Кукмарадан «Интер», «Батыр», Теләче районы, Питрәч районы, Шәмәрдәннән «Яшьлек», Сабадан «Олимп», Саба-1,Саба-2 командалары көн озын ярышларда катнашып, үзара аралашып, дуслашып җәйне башлап җибәрәчәкләр.
-
Зиратлар мәңгелек йортыбыз.
Бүген зиратта өмә үтте.
-
«Сугыш елы балаларын котлау» акциясе.
Иштуган мәдәният йорты белгечләре укучылар белән берлектә » Сугыш елы балаларын котлау»акциясен үткәрделәр. Алдан ук Җиңү көне белән котлау открыткалары әзерләнде.
-
Олы яшьтәге кешеләр үз проблемалары белән берүзе калырга тиеш түгел.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.
-
«Яшьлек» яшьләр үзәге бирнә җыю йоласын яңартты.
29 нчы май көнне, бала- чага конфет җыярга сумкалар тотып, Шәмәрдән авылының Төзүчеләр һәм Фатих Кәрим урамына кузгалдылар.
-
Диния нәзарәте социаль ипотека программасын хәләл дип таныды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасын шәригать кануннарына туры килә дип таныды һәм хуплады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.