Зиратлар мәңгелек йортыбыз.
Бүген зиратта өмә үтте.
Зиратларны карап, чистартып, тәртипләп тору безнең намус эшебез. Сабада өч зират бар. Г.Закиров урамындагы борынгы зиратка инде җирләмиләр. Шулай булса да, аны эледән-эле чистартып, печәнен чабып, тәртипкә китереп торалар. Бүген зиратта өмә үтте. Бирегә оешма, учреждениеләрдән 30га якын ир-егет килгән иде. Кулларында печән чапкычлар. Зират хуҗасы Рәшит абый Минапов һәр килгән эшчегә рәхмәтле. Аларның хәлен белергә Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәновта килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев